Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ышанычны югалтма

9 декабрь - Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне.

Бу көн БМО инициативасы буенча билгеләп үтелә. 2003 нче елда бу көнне Мексиканың Мерида шәһәрендә шушы елның 31 октябрендә БМО Генераль Ассамблеясе яклап чыккан коррупциягә каршы Конвенциягә багышланган Бөтендөнья конференциясе ачыла.

Бүгенге көндә бу конвенциягә дөньяның 140 ка якын дәүләте кул куйды, 80 гә якыны ратификацияләде. Россия Конвенциягә беренчеләрдән булып кул куючылар һәм ратификацияләүчеләр исәбендә. Ул дәүләтләр алдына коррупциягә каршы тору сәясәтен алып бару, тиешле законнарны хуплау һәм бу тискәре күренеш белән көрәшү өчен махсус органнар булдыру бурычын куя.

Конвенция нигезендә дәүләтләр үзләренең вазифаи затларының акчага сатылмавына, намуслы һәм җаваплы булуларына ирешергә тиеш. Дәүләти вазифаи затларның үз-үзләрен тотышы халыкара кодексын ориентир буларак алырга тәкъдим ителә.

Коррупция дәүләт чикләрен танымый һәм ул бары тик Россия проблемасы гына түгел, аны китереп чыгара торган сәбәпләр һәм шартлар барлык илләр өчен дә бертөрле. Ә Россиядә бу "авыру"ның никадәр күләмле булуын без көн саен укып, тыңлап, телевизордан карап беләбез.

Дөньяви практикадан күрен-гәнчә, коррупциягә каршы аерым бер ришвәтчеләрне ачыклап кына көрәшү риш-вәтчеләрнең гомуми санын киметүгә гарантия бирми. Әгәр бары тик "полицейский" алымнары белән генә эш итсәк, бернинди кимү дә булмаячак, шуның өчен дә сәбәпләрне ачыкларга кирәк. Ә бу иң беренче чиратта - кисәтү һәм профилактика. Дәүләти һәм муниципаль хезмәткәрне бары тик дәүләт кенә "ашатырга" тиеш, һәм аның дәүләт хезмәтенә матди сәбәпләр буенча гына эшкә керү теләге булмас һәм булырга да тиеш түгел.

Соңгы елларда коррупцияне кисәтү һәм булдырмау, шулай ук аларны тормышка ашыру буенча федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә бик күп законнар кабул ителде. Алар чынлап та гамәлдә, инде нәтиҗәләр дә бар. Чиновникның үзенең генә түгел, ә аның хатынының, балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм милек характерындагы бурычлары турындагы мәгълүматларның ышанычлылыгы катгый кон-трольгә алынды, эшкә алынганда алар Этика һәм үз-үзеңне тоту кодексы белән танышалар. Беренче тапкыр "ышанычны югалтуга бәйле рәвештә эштән алыну" дигән төшенчә кертелде. Дәүләт хезмәткәрләренең мәҗбүри ротациясен (хезмәткәр эш яисә яшәү урынын алыштырып коррупция элемтәләре булдырмас өчен) билгеләүче закон чыкты, күп функцияле үзәкләр ачылу хисабына гражданнарга дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү процессында чиновникларның турыдан-туры катнашуын булдырмас өчен актив эш алып барыла. Мондый үзәкләр ачылу гражданнарның үзара контактка керүен, шулай ук чит кеше кайгысында, тормыш вәзгыятендә акча эшләүдән чирканмаучылар белән очрашуын кисәтә. Бер сүз белән әйткәндә, чиновник "почмакка кысыла".

Әмма, ничек кенә булмасын, кеше факторы барыбер кала. Шуның өчен дә хокукый нигилизмны тамырдан юкка чыгару, халыкта үз дәрәҗәңне белү хисен уяту зарур, хәтта кешедә ришвәт бирү яисә алу зарурлыгы турында фикер җирәнү һәм чиркану тудырырлык, "ул әдәпсезлек булырга тиеш", - диде РФ Президенты. Үзеңнән башларга кирәк, беркетмә төземәсеннәр яисә ниндидер мәсьәләне тиз арада хәл итсеннәр өчен акча "төртергә" кирәкми.

Үзең дә сизмәстән җинаятьче булу, я булмаса кемнедер җинаятьче итү куркынычы барлыгы турында беркайчан да онытырга ярамый, барыбызның да балалары, гаиләсе, ата-анасы бар. Без аларны кемгә калдырабыз, алга таба алар ничек яшәр? Үзеңә бары тик закон таләпләре буенча гына эш итәргә һәм башкалардан да шуны таләп итәргә, балаларны вөҗданлы итеп тәрбияләргә, аларда коррупциягә, карашларга һәм принципларга каршы идеяләр балачактан формалашсын өчен гаделлек, җаваплылык тәрбияләргә, дисциплинага өйрәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев