Минзәлә
  • Рус Тат
  • 700 граммнан артык үсеш алганнар

    Андыйларны чын күңеленнән эшкә бирелгән, диләр. Алар тормышның бар ямен, матурлыгын хезмәттә күрәләр. Җәмәк авылы егете Нургали Гыйлаҗев та яшәүнең асылын туган җирендә, хезмәттә тапкан. Бар гомерен терлекчелеккә, ягъни атлар карауга багышлаган әтисе һәм әнисенә булышып үскән егет мәктәпне тәмамлауга, хезмәт юлын хуҗалыкта атлар караудан башлый, аннары шоферлыкка укый. Ил...

    Андыйларны чын күңеленнән эшкә бирелгән, диләр. Алар тормышның бар ямен, матурлыгын хезмәттә күрәләр. Җәмәк авылы егете Нургали Гыйлаҗев та яшәүнең асылын туган җирендә, хезмәттә тапкан.

    Бар гомерен терлекчелеккә, ягъни атлар карауга багышлаган әтисе һәм әнисенә булышып үскән егет мәктәпне тәмамлауга, хезмәт юлын хуҗалыкта атлар караудан башлый, аннары шоферлыкка укый. Ил алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң берара Минзәлә МУРБсында вышка монтажлаучы булып биш елдан артык эшләп ала. Нургалины туган ягы барыбер үз туган авылына тартып кайтара, терлекчелектә эшли башлый, атлар карый, сыерларга печән,салам кертә. 2007 елдан башлап Рәйханә Галиуллина белән бергә яшь бозаулар карарга алына. Рәйханәнәдә шушы авылныкы, ул да авылда калып хуҗалыкта төрле эшләр башкара, ферма учет эшен алып бара, лаборант була, ясалма орлыкландыру технологы булып та эшләп ала. Хәзер менә 7 ел инде Нургали белән бергә яшь бозауларны яшь бала караган кебек тәрбияли. Мал җанлы эшсөярләр карамагында бүгенге көндә 97 баш бозау исәпләнә. Февраль аенда алар һәр бозаудан 700 граммнан артык үсеш алганнар. Рәйханә ханым яшь бозауларга сөт эчертсә,ә Нургали әфәнде бозауларга печән, салам, сенаж кертә. Малларның асларын кул белән чистартып, тиресен тиреслеккә илтә. Бу ике уңган бозау караучы булсын дип йөриләр, чөнки терлекчелек хуҗалыкның төп керем чыганагы бит.

    Бу булдыклы бозау караучылар икесе дә сыер малларын гына түгел, атлар да ярата алар. Кечкенәдән Нургали атларны үзе өйрәтеп, алар белән сабантуйларда да катнашканын күргәнем бар. Башта бу буй җитмәслек кебек хыял тоелса да, максатына ирешергә яраткан егет туктап калмый. Әле ул армия сафларыннан кайткач та ат өстендә байтак еллар чабып йөрде. Сабантуйлар ул иярләгән атлар призлы урыннарны алды. Узган елгы сабантуйда да ул өйрәткән ат икенче урынны яулады. Сабантуйда Рәйханәнең Нургали тәрбияләгән ат ярышканда ничек итеп җан атканын күрсәгез, шаккатырсың. Ул үз өендә дә хәзерге вакытта биш баш ат тота, шуларның өчесен быелгы сабантуйга ярышка әзерлим, ди . Тик менә атка атланып чабарга яшь малайлар гына табып булмый икән бит. Бу ике уңган бозау караучы үзләренең хуҗалыкларында аттан башка 50 баш сарык, 7 баш үгез һәм ике баш савым сыеры тоталар. Сарыкны алдагы елга 100 башка җиткерергә уйлыйлар. Алар авылда зур йорт җиткереп кергәннәр, өйдә суы, газы кергән, суы чыккан,шәһәрчә бик рәхәтләнеп яшибез, ди алар. Әйе эшләгән кеше кайда да рәхәт яши тик менә сәламәтлектән генә аермасын икән бит. Әле бу арада Нургали әфәнде сырхаулап киткән булган, больничныйда булса да үзенең бозаулары янына эшләргә төшкән, эшләми дә булмый бозауларымны сагынып кайттым, ди ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: