Минзәлә
  • Рус Тат
  • Ак әбигә – 100 яшь

    Кемнең дә булса туган көненә, юбилеена чакырылгач, һәркайсыбызның диярлек «Йөз яшә!», «Йөзгә җит!» дип теләк теләгәне бар.

    Яңа ел бәйрәмнәрендә район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Анатолий Беспалов белән тәбрикләргә барганда йөз яшен тутырган Гандәлиф әбигә сокландым.

    Шундый гадәти булмаган юбиляр янына баруымны алдан белмәсәм, мин аңа һич кенә дә йөз яшь бирмәс идем. Каршымда төгәл фикерле, бераз юмор белән сөйләүче, тигез тавышлы матур татар карчыгы утыра. Фоторәсемгә төшерәсемне белгәч, ул хәтта: «Алай матур булмый ул», дип кызына яулыгын, киемен төзәткәләргә кушты. Быел гыйвар аенда районыбызда яшәүче ике әби 100 яшен билгеләп үтте. Шуларның берсе - Гандәлиф Әхмәтшакир кызы Әхмәтшакирова, ул 1913 елның 1 гыйнварында районыбызның Сарсаз Тралы авылында крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы революция елларына туры килә, яшьлегендә колхозлашу чоры була. 1931 елда Куян авылы кешесе Сәгъдетдингә кияүгә чыга. Бераз яшәгәннән соң ире Сәгъдетдин армиягә алына, 1938 елда туган якларына әйләнеп кайта.

    1941 елда ук Бөек Ватан сугышына китә,сугышның башыннан азагына тикле фронтта була, исән-имин туган якларына әйләнеп кайта. Гәндәлиф әби бер-бер артлы алты кыз бала таба, шуның өчен ул 1959 елда "Ана даны" медале белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыкканчы, ягъни 1963 елга кадәр "Гигант" колхозында төрле эш-ләрдә намуслы хезмәт куя ул. Тыл ветераны 1941-1945 еллардагы намуслы хезмәте өчен "За доблестный труд в ВОВ 1941-1945 годах" дигән медаль белән бүләкләнә.

    Йөзяшәр әби колхозда төрле эшләрдә эшләгән, чөгендер, башка утауга йөргән, борчак чапкан, сарык йоны алган. Тик без аннан бер генә дә зарлану сүзе ишетмәдек. Туганнар, балалар, оныклар исән булганда, авырлыклар сизелми, ди ул. Туганнары турында якты истәлекләр генә саклый, онык-оныкчыкларның һәркайсын исемләп хәтерли ул, үзенең кызы Фнәвә белән кияве Хәмиткә рәхмәтле ул. Әбиебезнең 10 оныгы, 11 оныкчыгы һәм оныкчыкларның 3 баласы бар. Тик бу авылга кызы йортына күчеп килүенә дә озак түгел әле, моңа кадәр үз йортында үзе дөнья көткән, мал асраган. Олыгайгач кына Куяннан Бикбауга күчеп килгән, әле биш ел элек кенә кияүенә миңа бәрәңге казытмыйсыз, дип үпкәләп йөргән.

    2011 елда сугыш ветеранының тол хатыны буларак хөкүмәт льготалы шартларда Калморза авылында өй салып биргән, Гандәлиф әби моңа бик рәхмәтле.

    Йөзьяшәр әбигә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау хаты килеп төшкән. "Сезнең буын - Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән батырлыклар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәркайсыгыз уртак җиңүгә үзенең бәяләп бетергесез өлешен керткән. Бу тиңдәшсез батырлык гасырлардан гасырларга күчәр һәм һәрвакыт патриотлык, әхлаклылык, тугрылылыкның югары үрнәге булып калыр", - дигән юллар бар анда.

    Үзенең озын гомерлелеген Аллаһы Тәгалә биргән бүләк, дип аңлатты юбиляр.

    - Сәламәт, минем шикелле озын гомер бирсен, сүзегез үтемле булсын. Олыларга игелекле, мәхәббәтле булыгыз! - дип озатты ул безне гасыр яшьтәше.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: