Минзәлә
  • Рус Тат
  • Активлык таләп ителә

    Илебез 2012 елның иң зур сәяси вакыйгасына - РФ Президентын сайлауга әзерләнә. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фирдәвис Хәмитов үз хәбәрчебезгә Минзәлә районында сайлауларга әзерлек барышы турында бәян итте.

    - Фирдәвис Мәхдү-мович, Россия Феде­рациясе Президен­ты ничә елга сайла­на һәм бу вазифага билгеләнергә кемнең хокукы бар?

    - РФ Президенты яше­рен тавыш бирү юлы белән гомуми, тигез һәм туры сайлау хокукы нигезендә РФ граждан­нары тарафыннан 6 елга сайлана. РФ Президенты итеп Россиядә өзлексез кимендә ун ел яшәгән, яше 35 тән ким булмаган РФ гражданы сайлана ала. Бер үк зат РФ Пре­зиденты постына рәттән ике сроктан да артык ва­кытка сайлана алмый.

    - Нинди шартлар үтәлгәндә РФ Прези­денты вазифасына кандидат сайланган дип исәпләнә?

    - "Россия Федерация­се Президентын сайлау турында"гы Федераль Законның 76 маддә, 3 пункты нигезендә та­выш бирүдә катнашкан сайлаучыларның ярты­сыннан артыгының та­вышын алган теркәлгән кандидат президентлык вазифасына сайланган дип исәпләнә.

    Әгәр кандидатларның берсе дә президент вази­фасына сайланмаса, та­выш бирүдән соң 21 көн узгач, иң күп тавыш алган ике кандидат арасында кабаттан тавыш бирү уз­дырыла, һәм сайлаучы­лардан күбрәк тавыш алган кандидат сайлан­ган дип исәпләнә.

    - РФ Президенты­на бу сайлауларның үзенчәлеге нидә?

    - Иң мөһиме, алдагы сайлаулар ул - тавыш бирү һәм нәтиҗәләр ясау процедурасының мак­сималь дәрәҗәдә ачык булуын тәэмин итү. Бу максатлардан чыгып, һәр сайлау участогын­да икешәр видеокамера урнаштырылачак, алар участок комиссиясе эшли башлаганнан алып, учас­ток комиссиясенең сай­лау нәтиҗәләре буенча беркетмәсенә кул кую вакытына кадәр өзлексез эшләячәкләр. Сайла­учыларга бюллетеньнәр бирү һәм аларның исем­леге белән эшләү урын­нары, тавыш бирү өчен стационар тартмалар, сайлау бюллетеньнәрен санау урыннары - бо­лар видеокүзәтүгә алы­на торган объектлар. Бюллетеньнәр тутыру өчен билгеләнгән урын­нарда, ягъни яшерен та­выш бирү кабиналарында видеокүзәтү тыела. Учас­ток сайлау комиссияләре бу турыда һәр сайлаучы­га төгәлрәк мәгълүмат бирер әле.

    Безнең райондагы 51 сайлау участогында бар­лыгы 102 веб-камера ур­наштырылды.

    - РФ Президентына сайлауларда сайлау бюллетеньнәре нин­ди булачак?

    Реклама

    - Сайлау бюллетене тексты 31 гыйнварда Россия Үзәк сайлау ко­миссиясе утырышында расланды. Бюллетеньдә кандидатларның исем-фамилияләре алфавит тәртибендә урнашкан. Һәр кандидат графа­сында аның туган елы, тору урыны, эш уры­ны һәм президентлык постына кем тарафын­нан тәкъдим ителүе турында мәгълүмат биреләчәк. Бланклар гади кәгазьдә басылган. Махсус маркалар һәм сайлау комиссияләре әгъзаларының имзалары ялган документ ясаудан саклаячак.

    - 4 март көнне сәламәт булмау сәбәпле учас­токка килә алмаучы­ларга нишләргә?

    - Алар бу турыда үз учас­ток сайлау комиссиясенә гариза белән яисә те­лефон аша мөрәҗәгать итә алалар, аларга өйдә тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла, сайлау комис­сиясе әгъзалары күчмә урна белән аларның өйләренә киләчәк. Бу гамәлне сайлау көнне 8-14 сәгатьләрдә башка­рырга мөмкин.

    - Бюллетень тутыр­ганда ялгышлык җибәрдем дип уй­лаучы сайлаучыга нишләргә?

    - Ул сайлау бюллетене биргән участок сайлау ко­миссиясе әгъзасына яңа бюллетень бирүләрен үтенеп мөрәҗәгать итә ала. Бозылган бюллетень комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр каршында юкка чыгарыла.

    - Сайлаулар алдын­нан сайлаучыларга әйтер сүзләрегез нин­ди?

    - Бөтен ил язмышы кебек үк, һәрбер гражданның да язмышы алдагы сайлау нәтиҗәләренә бәйле. Шуның өчен дә кандидатларның кайсы­сына тавыш бирү өчен җаваплы һәм кат-кат уй­ланган карар кабул итү зарур.

    Дәүләтнең алдагы алты елга торышы, аның стабильлеге һәм гражданнарның тыныч­лыгы 4 март көнне без ясаячак сайлауга бәйле. Шуның өчен дә барлык минзәләлеләрне бу көнне сайлау участокларына килеп, лаеклы кандидат өчен тавыш бирергә ча­кырам. Барлык "өчен" һәм "каршы"ларны үлчәп, уйлап сайларга кирәк. Сайлау көнне һәр тавыш мөһим.

    Исегезгә төшерәм, сай­лау участокларында та­выш бирү 4 март, якшәмбе көнне,

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: