Минзәлә
  • Рус Тат
  • Балалар өлешенә керү гөнаһ

    Республикада гомуми белем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлау буенча 3 еллык программа старт алуы турында хәбәр иткән идек инде.

    3 елга исәпләнгән әлеге про­грамма нигезендә безнең районда 18 мәктәпне ре­монтлау күздә тотыла. Район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге начальнигы Евгений Басков әйтүенчә, быел ничә мәктәпкә капремонт ясалачагы шушы көннәрдә хәл ителәчәк. Күптән түгел видеоконферен­ция режимында узган "Торак- коммуналь хуҗалыкны рефор­малаштыруга ярдәм итү фон­ды" һәм мәгариф объектларын капиталь ремонтлау Законын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсендә ТР Президен­ты Рөстәм Миңнеханов болай дип белдерде: "Бар җирдә дә катгый контроль булачак. Мон­да урлау очраклары булырга тиеш түгел. Балаларныкын урларга ярамый - бу гөнаһ. Балаларның мондый шарт­ларда укуы өчен безгә болай да оят булырга тиеш. Мондый мәктәптә белем алучыларның уку теләге булмаска мөмкин".

    Реклама

    Подрядчылар өчен түбәндәге шартны үтәү мәҗбүри итеп куела: аларның капремонт буенча барлык эшләре ЭТИС республика электрон сәүдә мәйданчыгында (www. tattis. ru) күренеп торырга тиеш була. Әгәр подряд оешмасы шушы таләпне үтәми икән, ул акча да ала алмый дигән сүз. Моннан тыш шушы сайт буенча теләге булган һәркем подрядчының ремонтка теге яки бу төзелеш материалын кайдан, күпмегә алуын да күзәтеп тора алачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: