Минзәлә
  • Рус Тат
  • “Без уңышка ирешәчәкбез”

    4 мартта Россия халкы якындагы алты елга ил язмышын ачыклады. Сайлау нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 2011 елның декабрь сайлауларыннан соң туган "нәрсә булып бетәр" дигән киеренке сорауга ачыклык керде.

    Владимир Путин күпче­лек тавыш белән (сайлау- ларда катнашучыларның 64 процентка якыны) Россия Президенты бу­лып сайланды. Димәк, үз чыгышларында әйткәнчә, якындагы алты елда ул үз кредосын - "тотрык­лы үсеш"не - тормышка ашырачак.

    Татарстанда аны яклап тавыш бирүчеләр тагын да күбрәк - 82,70 процент. Сайлауда катнашучылар саны да 2011 елның де­кабрь күрсәткечләреннән югары.

    Минзәлә сайлаучылары район җитәкчеләренең йөзенә кызыллык китер­мәде. 21991 сайлаучының 98,3 проценты сайлаулар­да катнашты. Сайлауда катнашучыларның 96,06 проценты үз тавышларын Владимир Путинга, 1,65 проценты Геннадий Зю­гановка, 1,04 проценты Владимир Жириновский­га, 0,64 проценты Миха­ил Прохоровка, 0,56 про­центы Сергей Мироновка бирде.

    Сайлау алды мә­каләләрендә Владимир Путин илнең киләчәген фаразлап шактый күп юнәлешләргә ачыклык кертте.

    Реклама

    Сайлау нәтиҗәләре би­лгеле булгач, үзенең штабында биргән ин­тервьюсында исә ул, юнәлешләрне тормышка ашыру өчен барысын да эшләячәкмен, диде.

    Манеж мәйданында чыгыш ясаганда ул үз фи­керләрен тагын да кон- кретлаштырды. "Без ачык һәм гадел көрәштә җиң­дек. Без намуслы һәм ки­еренке эшләячәкбез. Без уңышка ирешәчәкбез".

    "Персона" газетасын­да Владимир Путинның психологик портреты­на бәя бирергә омтыл­ганнар. Аның характе­ры Ю.Андропов, князь Потемкин, Е.Примаков, У.Черчилль психотипла­рына туры килә икән.

    Ни генә булмасын, күпче­лек политологлар фике­ренчә, Владимир Путин бөтен җәмгыятьне бер- ләштерү өчен күп көч куя- чак. Чөнки власть белән халык бергә булганда гына модернизация аша экономиканы үстерергә, социаль сфераны күтәре­ргә, тышкы сәясәттә бәй­сез булып калырга мөм­кинлек туачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: