Минзәлә
  • Рус Тат
  • Бәйрәм чаралары программасы

    Бөек Җиңүнең 67 еллыгын билгеләп үтү кысаларында районда түбәндәге чаралар узачак:

    1. Ветераннарга ТР Президенты Р.Миңнехановның, Минзәлә муниципаль район башлыгы Р.Садыковның котлау открыткаларын тапшыру.

    2. Авыл җирлекләрендә, шәһәр оешма-пред- приятиеләрендә һәм учреждениеләрдә, хезмәт кол­лективларында Бөек Ватан сугышы ветераннары тәбрикләнәчәк.

    3. 7 май көнне, 19 сәгатьтә, район Мәдәният сараенда "Күз яшьләрен китерерлек шатлык" исемле тантана­лы, дулкынландыргыч, лирик концерт узачак.

    4. 8 май көнне, 12 сәгатьтә, Җиңү паркында яшьләр митингы узачак.

    5. 9 май. Төп тантана Ленин исемендәге паркта уза­чак. Башлана - 10 сәгатьтә.

    Ветераннар колоннасы хәрби комиссариат яныннан 9 сәгатьтә хәрәкәт итә башлаячак. Хәрби комисса­риаттан үзәк стадионга кадәр маршрут буенча та­машачыга "Сугыш юллары" баш астында эпизодлар күрсәтеләчәк.

    Үзәк стадионда мәктәпкәчә яшьтәге белем учреждениеләре, шәһәр мәктәпләре һәм урта махсус белем бирүче уку йортлары, татар дәүләт драма те­атры коллективлары, "Юбилейный" спорт мәктәбенең аэробика төркеме чыгышлары; парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары булачак; район башлыгы Рәсим Садыков чыгышы яңгыраячак; район мәктәпләре һәм урта махсус уку йортлары укучыларының тантаналы парады, алга таба - мемориалга чәчәкләр салу белән бергә хәтер митингы.

    Бәйрәм сәүдәсе оештырылачак, теләүчеләр сол­дат боткасыннан һәм "фронтча йөз грамм" нан авыз итә алачак. Сугыш техникасы фонында фотога төшү мөмкинлеге биреләчәк. Тантанадан соң спорт ярыш­лары, концерт, күңел ачу чаралары оештырылачак.

    Барлык минзәләлеләрне һәм кунакларны данлы, шатлыклы бәйрәмгә чакырабыз!

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: