Минзәлә
  • Рус Тат
  • Бәйрәме бар халык – бай халык, ул яшәргә хаклы макталып!

    Быелгы авыл Сабантуйлары да, район Сабан туе да искиткеч күңел күтәренкелеге белән, бик күңелле узды. Район Сабан туе мәйданына Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының байракчылар төркеме, Сабан туеның олы кунаклары - районның язгы кыр эшләре алдынгылары, фермерлар, спортчылар, шәһәрнең мактаулы граж­даннары килеп керде, халык кул чабып каршы алды. Татарның җан, рух...

    Быелгы авыл Сабантуйлары да, район Сабан туе да искиткеч күңел күтәренкелеге белән, бик күңелле узды.

    Район Сабан туе мәйданына Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының байракчылар төркеме, Сабан туеның олы кунаклары - районның язгы кыр эшләре алдынгылары, фермерлар, спортчылар, шәһәрнең мактаулы граж­даннары килеп керде, халык кул чабып каршы алды.

    Татарның җан, рух һәм тән берлеген чагылды­ручы, шул ук вакытта бар­лык милләт халыкларын берләштерүче зур бәйрәм - Сабантуй районыбызда ко­лач җәеп узды. Бәйрәм бай эчтәлекле әдәби музыкаль композиция белән башла­нып китте, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры ар­тистлары аксакал, ак әби һәм аларның оныклары яшь чакларын искә алдылар, сабан сөрү һәм язгы чәчү, печән чабу, табигатьнең уя­нуын, шәһәребезнең урта уку йортларында укучылар Универсиадага багышлап спорт һәм экология елы­на музыкаль композиция күрсәттеләр. Сабан сүзенә килгәндә аның ике төрле мәгънәсе бар. Берсе - са­бан, ягъни җир сөрү коралы, икенчесе - яз көне чәчелгән иген. Ничек кенә булса да, алар икесе дә Җир-анага хөрмәт, ихтирам һәм табы­нуны белдерә. Менә шуны күрсәттеләр инде безнең артистларыбыз. Күккә күгәрченнәр очырылды.

    Сәхнәгә Минзәлә муници­паль район башкарма ко­митеты җитәкчесе Айдар Салахов һәм ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатул­лин күтәрелделәр. Район җитәкчесе үз котлавында Сабантуй бәйрәменең иң беренче чиратта хезмәт кешесен зурлар өчен үткәрелүен, географиясенең елдан-ел киңәюен, мил­ли рухлы бәйрәм булуын азсызыклады. Ул барлык минзәләлеләрне һәм кайт­кан кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. Министр Айрат Сибагатуллин ТР Президентының Сабан­туй котлавын җиткерде, минзәләлеләрне бәйрәм белән котлады. Аннары Сабантуйны үткәрү комис­сиясе рәисе Илгизәр Ша­галиев бәйрәмне ачык дип белдерде. Сабантуй соңгы еллардагы традиция бу­енча алты парашютчының күрсәтмә чыгышлары белән башланып китте, алар зур осталык күрсәтеп мәйдан уртасына төштеләр, минзәләлеләргә истә калыр­лык матур мизгелләр бүләк иттеләр. Сабантуй бай­рагын күтәрү хокукы 2868 гектарда яхшы сыйфатлы итеп бөртекле культуралар чәчкән "Мензелинские зори" агрофирмасының Калинин хуҗалыгы механизаторы Зирәк Мияссаровка һәм уз­ган елгы абсолют батыр Ре­нат Әхмәтшинга бирелде.

    Сабантуйның мәңгелек тра­дициясе буенча язгы кыр эшләрендә көнне-төнгә ял­гап, бил турайтмый эшләгән алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү белән башланып китте. Кыр батыры Зирәк Мияссаровка зур тәкә, акчалата премия һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшы­рылды. Соңыннан хуҗалыкларның язгы чәчү, тыр­малау, культивация алдын­гылары, терлекчелектә зур уңышка ирешкән сыер са­вучылары, терлекчеләре, нәтиҗәле эшләүче фер­мерлар бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, спорт, мәгариф һәм мәдәният ал­дынгыларын тәбрикләү тантаналы шартларда узды.

    Алдынгылар һәр елдагыча 16 төрле номинациядә 225 кеше бүләкләнде. Ал­дынгыларны бүләкләгәннән соң кунаклар халык белән аралаштылар, мәйдан буй­лап сәяхәт иттеләр. Кунаклар арасында Яр Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев, Казан шәһәрендәге сөт комбинаты директоры, як­ташыбыз Разиф Кәримов, Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, Чаллы икмәк продуктлары комбинаты генераль ди­ректоры Алмаз Шәрипов һәм башка дәрәҗәле кунаклар бар иде. Алар мәйдан буйлап урнашкан төрле милләт халыкларының аш-сулы, бай нигъмәтле, кунакчыл йортларында бу­лып аларның ризыкларын­нан авыз иттеләр, Минзәлә урман хуҗалыгының аучы йортында булдылар.

    Ва­сил Шәйхразиев «Охотни­ки на привале»дә аучылар белән утырып, рәхәтләнеп сөйләште, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Кунаклар уен-аттракционнарны күзәттеләр, судагы аттракци­оннарны яратып карадылар, мини зоопарк белән соклан­дылар. Мини зоопаркта ни генә юк: кечкенә цесаркадан алып бер тонна 231 килолы нәсел үгезенә чаклы. «Бол­гар» радиосыннан килгән Дилбәр Фәиз тамашачылар өчен махсус уен оештырып кәефләрне күтәрде. Халык көне буе рәхәтләнеп бәйрәм итте, район мәдәният бүлеге коллективы әзерләгән кон­церт программасын, милли көрәшне, уен-атракционнар­ны кызыксынып карады, катнашты. Читтән кайткан куна­клар "Мондый матур Сабан­туй күргән юк иде, бик яхшы оештырылган", диделәр.

    Кыска гына вакыт эчендә үзен оста хуҗалык итүче, оештыручы итеп таныт­кан Айдар Фәслаховичның эшлекле, кешеләр белән яхшы мөгамәлә, файда­лы мөнәсәбәт урнаштыра белүче икәне дә күренде. Бәйрәмне үткәрүгә күп кенә химаячеләр белән уртак тел табылган, шактый гына акча һәм кыйммәтле бүләкләр җыелган. Монда инде ко­миссия рәисе Илгизәр Шагалиевның һәм комис­сия әгъзаларының түземле, аңлату эшләрен алып ба­руда осталыгын билгеләп үтәргә кирәк.

    Көрәш - халыкның иң кызы­гып карый торган ярышы. Көч сынашулар, бәйгеләр 20 дән артык төрдә гөрләп барды, карап күзәтеп кенә өлгер. Беркемне дә чит итмәделәр, читтән кайтучы­лар арасында аерым көрәш оештырып, кунакларның кәефен кырмаска тырышты­лар. Шулай булмый мөмкин дә түгел, ел буе Минзәлә даны өчен көрәшкән батыр­ларны да билгеләргә кирәк бит. Алдан әйткәнчә, Чаллы егете (Бикбауныкы дияргә дә була), милли көрәш оста­сы Айнур Фазылов кунаклар арасында һәм Сабантуйның абсолют батыры исемен яулауга иреште. Минзәлә районы көрәшчеләре ара­сында абсолют батыр бу­лып Зиннур Гыйльфанов (Тегермәнче), яшүсмер көрәшчеләр арасында Ил­нар Имаметдинов (Минзәлә) калды. Көрәшчеләр ара­сында Ришат Камалов, Алмаз Нәбиуллин (ике­се дә Кадрәктән), Алмаз Җаббаров (Хуҗәмәт) матур көрәш алымнары күрсәтеп көрәштеләр.

    Быел ветераннар ара­сында көрәш булмады. Яшүсмерләр арасында баш батыр булып калган Илнар тәкә белән бүләкләнде. Шу­лай ук Минзәлә районы баты­ры Зиннур Гыйльфанов һәм Сабантуйның абсолют ба­тыры Айнур Фазыловка зур тәкә, 27 мең сумлык плазма­лы телевизор тапшырылды. Әйткәнемчә, көрәшчеләр кунакларга һәм Минзәлә районында яшәүчеләргә бүленеп көрәштеләр. Отыш­лы вариантмы бу, яки югал­тумы - көрәшчеләр дә, тама­шачылар да үз фикерләрен әле әйтерләр. Һәрхәлдә, көрәш бәйгесендә бер генә чит көрәшче дә юк иде, алар һәммәсе дә кайчандыр бездә туып, шушы мәйданда көрәш серләренә өйрәнеп бүген Чаллыда, Казан шәһәрләрендә яшәп ятучы егетләр генә.

    Ат җене кагылганнар ча­бышкылар һәм юртаклар узышын карарга мәйданнан иртәрәк ипподром янына ашыктылар. Фәкать шуны карарга килгән кешеләрне беләм. Бу төр ярышлар барганда бар халык мәйдан тирәли урын ала.

    Бәйге башланганчы анда катнашучылар белән очра­шып-кызыксынып ала торган гадәтебез бар. Дулкынла­нып, түземсезлек белән көтә алар. Әнә Кадрәктән килгән хатын-кызлар авылдашла­ры Искәндәр Гыйлаҗев өчен борчылалар, дулкынланалар.

    Атлар да шулай тынгысыз­лана, кайберләрен тотып ты­ярлык та түгел. Атлар чаба! Көрәш Сабантуйның йөзек кашы булса, атлар чабышы- Сабантуйның асылташы ул. Авылда үсеп, ат җигеп яки аңа атланып йөрүнең бер тәмен татысаң, моны онытырга мөмкинме соң?! Кайбер кешеләрнең атлар яратулары шуннан калган­дыр. Быел юртаклар ара­сында - 10, чабышкылар арасында 14 ат катнашты. Юртаклар арасында узган еллардагы кебек беренче­лекне дәүләт ат конюшнясыннан "Макс "кушаматлы ат бирмәде. Аның иярләүчесе дә шул ук Аркадий Чернов. Икенчедә - дәүләт нәсел предприятиесеннән "Нью­ман" кушаматлы ат белән Екатерина Карноухова, өченчедә дәүләт ветери­нария берләшмәсеннән "Шквал" кушаматлы ат белән Радик Шәвәлиев кил­де. Чаптарларның нәселле атлар ярышында дәүләт ат конюшнясыннан "Мона Лиза" кушаматлы ат, җайдагы Ве­роника Саматова 1 нче бу­лып килде. Икенче урынны шулай ук дәүләт ат конюшнясыннан "Диляра" кушаматлы ат белән Дмитрий Кашкарев, өченче урынны "Чулман" агрофирмасыннан "Финист" кушаматлы ат белән Данил Садриев яулады. Эшче ат­лар арасында "Мензелин­ские зори" агрофирмасының Калинин хуҗалыгынан "Тайфун" кушаматлы ат белән Искәндәр Гыйлаҗев чыкты. Икенчедә "Вамин-Минзәлә" агрофирмасының Якты юл хуҗалыгының "Орлик" ку­шаматлы аты белән Раил Газизов, өченче булып Иске Маҗын авылыннан "Дерзкая" кушаматлы ат белән Илмир Ишмиев килде.

    Бәйрәмдә булган һәркем Са­бантуй турында үз фикерен әйтергә мөмкин. Бәйрәм ре­портажы ахырында берничә генә фикер китерәбез.

    Районның кыр батыры Ка­линин хуҗалыгы механи­заторы Зирәк Мияссаров: - Өченче елда да мин кыр батыры исемен яулаган идем, быел менә тагын бе­ренче урынны яуладым. Хезмәтемне бәяли белүләре өчен хезмәттәшләремә, җитәкчеләргә зур рәхмәт. Сабан туе әләмен күтәрү ми­нем өчен быел да иң дулкын­ландыргыч мизгел булды. Бу матур көн хәтердә мәңгегә калыр инде.

    Богодаровка ярдәмче хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Са­лихов: - Сабантуй бик оша­ды, концерт, уеннар карадык. Ул су өстендәге уеннар шак­каттыргыч бит. Көне дә бик матур, кояшлы булды.

    "Чулман" агрофирмасы ге­нераль директоры Илдар Исхаков: - Район Сабан туе елдан-ел күңеллерәк үтә. Мин моны үзебезнең агрофирманың авылларын­да үткән Сабан туе буенча да һәм район Сабан туе бу­енча да әйтә алам. Бәйрәме булган халык - бай халык, бәйрәм итә белгән халык - бик бәхетле халык. Бы­елгы Сабан туенда безнең агрофирма хезмәтчәннәре күңелендә менә шундый фикер туды.

    Рәхәтләнеп бәйрәм иттек.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: