“Чебурашка” ишекләрен ачты
Ленин урамындагы 53 йортта урнашкан бинада "Чебурашка"балалар бакчасы бюджет учреждениясе филиалы ачылды. Ата-аналар, тәрбиячеләр һәм балаларның шатлыкларын уртаклашырга бирегә Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, район башлыгы Рәсим Садыков, "Лига" ҖЧҖ җитәкчесе Николай Степанов һәм башка җитәкчеләр килгәннәр иде. Аларны яңа бакчаның яшь белгечләре чәк-чәк белән каршы...
Ленин урамындагы 53 йортта урнашкан бинада "Чебурашка"балалар бакчасы бюджет учреждениясе филиалы ачылды. Ата-аналар, тәрбиячеләр һәм балаларның шатлыкларын уртаклашырга бирегә Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, район башлыгы Рәсим Садыков, "Лига" ҖЧҖ җитәкчесе Николай Степанов һәм башка җитәкчеләр килгәннәр иде.
Аларны яңа бакчаның яшь белгечләре чәк-чәк белән каршы алдылар. "Лига" ҖЧҖ җитәкчесе Николай Степанов бакча ачкычын аның мөдире Илгизә Исхаковага тапшырды. Бинаның яңа музыкаль залында кунакларны бакча хуҗалары зарыгып көтәләр иде. Балалар биюле-җырлы кечкенә концерт куйдылар.
Шушы вакыйга уңаеннан аларны Азат Хамаев котлап китте: "Республикабызда, район үзәкләрендә социаль мәсьәләләргә, бигрәк тә игътибар ителә. Республика буенча 3 яшьтән 7 яшькә кадәргечә балалар бакчаларда урыннар белән тәэмин ителгән дип әйтсәк тә була. Әлбәттә, балаларның саны артуы бик сөендерә, бу бакчаларның киләсе елларда да тулы булуын теләр идек". Район башлыгы Рәсим Садыков котлау сүзе белән чыгыш ясады: "Хәзер 3 яшьтән узган ике бала гына әлегә урынсыз, ләкин бу мәсьәләне һичшиксез чишәчәкбез. Безнең максат - икенче елга тагын 100-150 урын булдырырга". Ата-аналар да үз чиратында җавапсыз калмадылар. Гүзәл Аглеева барлык ата-аналар исеменнән рәхмәт сүзе җиткереп, бакчага уенчык-лар бүләк иттеләр. Ике катлы йортта балалар тәрбияләү, аларның үсеше өчен бөтен шартлар тудырылган. "Бу филиал ачылганына без бик шат. Бүгенге көндә 35 бала кабул иттек. 18 эш урыны бар", - диде "Чебурашка" балалар бакчасы мөдире Илгизә Исхакова.
"Лига" ҖЧҖ төзүчеләре бинаны кечкенә сабыйларга исәпләнгән бакча итеп үзгәртеп кордылар. Аларның эше дә игътибарсыз калмады. Төзелеш эшләрен әйбәт башкарганнары өчен төзүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырылды.
Килгән кунаклар тулаем бакчаны карап чыктылар, урнаштырылган җиһазларның ачык төстә һәм балаларның яшенә туры китереп көйләү мөмкинлеге булуын билгеләп үттеләр. Балалар бакчасына яңа җиһазлар сатып алынган, уенчыклар күп, димәк, балаларга уен бүлмәләрендә шөгыльләнү кызык булачак.
-
21 февраль 2019 - 08:432018 елда Казан Кремлен 3 миллионга якын турист килеп караган Татарстанга килгән туристлар арасында бигрәк тә Болгар музей-тыюлыгы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге популярлык казанган.1300
-
19 февраль 2019 - 16:11ТР Президенты программасы буенча беренче балалар лагерьларын 2019 ел җәенә ремонтлаячаклар Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт ясау буенча дәүләт программасы Рөстәм Миңнехановның шәхси инициативасы белән тормышка ашырыла.7800
-
19 февраль 2019 - 08:40Казанда WorldSkills-2019 илкүләм чемпионатында 1,6 мең кеше катнашачак Чемпионат ярышларының төп мәйданчыгы "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге булачак.7100
-
18 февраль 2019 - 13:42Бизнесны үстерү кыюлык та сорый Район икътисадый советының чираттагы утырышы Минзәләдәге узган ел көзен оешкан “Техносервис” предприятиесендә үтте.13300
-
18 февраль 2019 - 10:19Фәнзаман Батталны олылау кичәсе Бүген Казанның Тукай клубында Фанзаман Батталның 80 еллыгына багышланган искә алу кичәсе була. Шул уңайдан без сезгә Илшат Лотфуллинның язмасын тәкъдим итәбез.10700
-
16 февраль 2019 - 10:02Изгелек җирдә ятмас Ел башында мәдәният йорты өчен авылыбыз тарихын чагылдырган зур фотостенд бүләк ителгән иде. Шулай ук яңа китаплар өчен бүләк ителгән стеллаж да бу фондның авылыбыз өчен зур эшләр башкаруы турында сөйли.20700
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.15500
-
14 февраль 2019 - 15:22Җәмәгатьчелек тыңлаулары Шәһәребездәге “Школьный”скверын (ул 1 нче урта мәктәп һәм медучилищекаршында урнашкан ) төзекләндерү мәсьәләсенә үзегезнең карашыгызны белдерергә теләсәгез, читтә калмагыз, килегез, фикерегезне җиткерү өчен мөмкинлек бар.12600
-
14 февраль 2019 - 14:2715 февральдә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының чираттагы саны дөнья күрә Иҗат коллективы ел башында алган йөкләмәләренә тугры калып, “Провинциаль тормыш кайтавазы” проекты нигезендә материаллар урнаштыруны дәвам итә. “Төбәгебез тарихы: кешеләр һәм вакыйгалар” проекты нигезендә дә фотолар бирүне дәвам итәбез. Ике рубрика буенча да, сездән хатлар көтәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.11400
-
14 февраль 2019 - 13:28Фәнзаман Батталның шигырьләре Әлеге шигырьләр язучының кызы Гөлнур ханым биргән материаллардан сайлап алынды.11000
-
14 февраль 2019 - 08:442018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.14600
-
13 февраль 2019 - 15:47Дмитрий Песков Путин белән Миңнеханов мөнәсәбәтләрен бик ышанычлы булуын әйтте Россия Президенты матбугат секретаре дәүләт башлыгының төбәк җитәкчесенә шаярып кына кисәтү ясаганын аңлатты.9100
-
13 февраль 2019 - 12:54Казан Кремле: Путин сәфәре нәтиҗәләрен уңай бәялибез Татарстан «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча киң фикер алышкан беренче төбәк булды, дип билгеләп үтте Лилия Галимова.8500
-
1 октябрь 2018 - 16:34Югары Тәкермән авылында ГӨЛБАКЧА паркын ачу тантанасы
-
1 август 2018 - 09:28Нәсимә Миргарифҗан кызы ШАҺИЕВА юбилеен билгеләп үтә
-
21 февраль 2019 - 08:24Концерт күңелле уздыСабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында Ватанны саклаучылар бәйрәмен зурлап үткәрделәр.2500
-
20 февраль 2019 - 10:52Телеканаллар саны арта бара (Икенче өлеш)Республика видеокиңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов Татарстанда цифрлы (санлы) телевидение кертү буенча сораулар биреп күп җитәкчеләрне уңайсыз хәлгә куйды.5600
-
20 февраль 2019 - 13:47Рәмзия Гатина (спецодежда) Кышкы киемнәрне ташламалар белән сата башлады. Ассортимент бик киң.
-
20 февраль 2019 - 13:44Арзан бәягә Ир-атлар чалбарлары, күлмәкләре, хатын-кыз киемнәре. Бәйрәм уңаеннан ташламалар.
-
19 февраль 2019 - 14:25
-
12 июль 2018 - 11:19Тамада Саф татарча
-
11 июль 2018 - 08:23
-
16 февраль 2019 - 12:35Минзәлә районы Аю авылында Мөслим районы имам- мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов белән саубуллаштылар Җеназа намазын Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды61900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ (Мензеля)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика