Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Чулман" агрофирмасында язгы кыр эшләренә тотындылар

    "Чулман" агрофирмасы эшчәннәре җиң сызганып язгы кыр эшләренә тотындылар. Агрофирма механизатор-лары көзге культураларны өстәмә тукландыруны районда иң беренче булып башлады һәм 500 гектардан артык уҗым культуралары һәм күпьеллык үләннәр өстәмә сый алды.

    Агрофирма механизаторлары Наил Галимов һәм Айзат Әхтәмов "Роса" агрегаты белән җомга көнне көзге культураларны аммиак селитрасы белән тукландыруга керештеләр. Аларга ашламаны "КамАЗ" автомашинасы белән Габдулла Гәрәев алып килә, килгән ашламаны МТЗ-82 төягече белән Илдар Имаметдинов агрегатка бушата. Әлеге эштә Вахитов бүлекчәсе инженеры Илгизәр Сабиров аларга ярдәм итә, ул шулай ук агрегатлар басуга кереп киткәндә көйләү һәм башка эшләрне дә башкара.
    Агрофирмада көзге культуралар 3071 гектар мәйданны били, шуның 728 енә бодай, 2343енә арыш чәчелгән. Арышның 350 гектарына «Радон» сортлы элита орлык, калганы 1 репродукцияле орлык чәчелгән. Ә бодай басуларына «Казанский 650» сортлы, 1 репродукцияле орлык иңдерелгән.
    - Уҗым культуралары кышны әйбәт кышладылар, - ди агрофирма баш агрономы Илгиз Хәкимов.
    - Уҗымнарга гектарга бер центнер күләмендә минераль ашлама кертелә. Ягулык-майлау материаллары бар, көннәр аяз торганда матур мизгелнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга тырышабыз.
    - Чәчү структурасында үзгәрешләр бармы, нинди культураларга күбрәк мәйдан бирелә? - дип кызыксынам.
    Ароном сүзләренә караганда, узган корылыклы еллардагы эш нәтиҗәләреннән чыгып, чулманлылар төп игътибарны бөртекле культураларга һәм мал азыгы запасын ныгытуга юнәлтәчәк. Аларның узган еллардан калган силосы, сенажы ике елга җитәрлек, кукуруз 2100 гектарда чәчеләчәк. Гомумән алганда, күпьеллык һәм берьеллык мал азыгы чәчелгән мәйданнар 5670 гектар тәшкил итәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: