Минзәлә
  • Рус Тат
  • Эшче һөнәренең абруен ничек күтәрергә?

    Дөрестән дә, профессиональ кадрлар әзерләү бүген көн кадагында тора. Инженерлар, эшче һөнәре белгечләре бөтен ил буенча җитешми. Вәзгыятьне уңай якка үзгәртү өчен нишләргә? Яшьләребез илебез мохтаҗлык кичергән һөнәрләрне сайласын өчен, бәлки "Хезмәт кешесен зурлыйбыз" кебек очрашулар уздырырга, хезмәт династияләрен зурларга кирәктер? Түбәндә әлеге темага кайбер респондентларның фикерләрен тәкъдим итәбез.

    Салих Хөснетдинов, завод эшчесе:

    - Эшченең һәм эшче һөнәрләренең абруе, рухи стимул күптән җуелды инде. Бу бик начар. Яшьләр чын-чынлап тырышлык күрсәтә торган эштә бернинди энтузиазм күрсәтми, сәбәбе - мондый эш бүгенге көндә бик түбән бәяләнә. Цивилизация дөньясында эшләнгәнчә, эш бирүче оста һөнәр иясе башка урынга китмәсен өчен, аны кадерләргә, эшкә кызыксыну уяту өчен төрле чаралар уйлап табарга тиеш.

    Андрей Соколов, төзүче:

    - Безнең районда моны эшләү мөмкин түгел, эш кешесен алдау берни дә тормый бит хәзер. Килешү төзегәндә эш бирүче ягыннан барлык шартларның да үтәләчәгенә гарантия юк. Мондый мисаллар җитәрлек. Әйтик, төзүче тырышып эшләп тапкан акчаларын суд аша алырга мәҗбүр. Моңа юл куелырга тиеш түгел. Нинди абруй турында сүз алып барырга мөмкин! Укып чыгып, һөнәр алу бер нәрсә, ә кайдан эш табарга? Элеккеге тәҗрибәне кире кайтарырга кирәк - уку йортын тәмамлаучыларны предприятиеләргә эшкә билгеләргә, шул чагында яшьләрдә кызыксыну уяныр.

    Нәсимә Әхмәдуллина, пенсионер:

    - Бу сорауга бер төрле генә җавап биреп булмый. Минем оныгым бар, ул әле кечкенә. Әмма мин инде хәзер үк аның табиб булуын теләр идем. Эшләү өчен барлык шартлар тудырылган очракта гына эшче һөнәрләренең абруе күтәреләчәк. Массакүләм мәгълүмат чаралары бала бакчага йөргәндә үк күзаллый торган хезмәт кешеләре, ихтыяҗ булган эшче һөнәрләре турында күбрәк яктыртырга тиеш.

    Вера Донскова, башлангыч сыйныф укытучысы:

    - Минемчә, иң беренче чиратта эшче һөнәрен алу бушлай булырга, өстәвенә алар махсус кием, туклану һәм яшәү урыны белән тәэмин ителергә тиеш. Совет чорында һәр җирдә шулай иде. Кызганычка каршы, барлык яшьләрнең дә читкә китеп уку мөмкинлеге юк. Уку үзәкләренең, училищеларның күбрәк булуы, яхшы укучыларга стипендияләр түләнү - болар барысы да кулай булыр иде. Ә абруйга килгәндә исә, әлбәттә, бу эшченең һөнәри сыйфатларына бәйле, аларны вакытында күрә белергә, матди яктан бәяләргә һәм тагын бер мөһим шарт - башкаларга үрнәк итеп куярга кирәк. Бу шартлар һәрвакыт үтәлә иде бит, производство җыелышларында акчалата премияләр һәм мактау кәгазьләре тапшырыла иде. Халык та ул чакта тырыша иде!

    Светлана Кәшбиева, чит телләр укытучысы:

    - Минем фикеремчә, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү өчен түләү системасында төгәллек булырга тиеш, һөнәри үсеш өчен кызыксыну уяту, ягъни квалификация күтәрү курслары турында иң беренче чиратта эш бирүче кайгыртырга тиеш. Әлегә минем балаларым юк, әмма хыялымда болайрак: балам укып чыгып, үз чоры өчен файдалы, кызыклы булган һөнәр сайласын иде.

    P.S. Кешенең тормыш-тагы уңышларын белем дәрәҗәсе белән түгел, ә осталык дәрәҗәсе аша бәялиләр. Һичшиксез, бүген эшче һөнәрләренең абруен күтәрү зарури. Бу урында матди стимул да, хезмәт традицияләренә һәм эшче династияләренә игътибар кебек рухи ярдәм дә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: