Минзәлә
  • Рус Тат
  • Әфган бердәмлеге

    Иркәнәштә үз сүзләрендә тора белүче ир-егетләр туа икән.

    Бу елның 8 май - Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән көнне генә Хәмзә Лотфуллин Әфган сугышы вете­раннары хөрмәтенә истәлек ташы куям дигән иде. Июль аенда районда беренче булып шул хәтер бил­гесен ачу тантанасы булды. Тантанада район баш­лыгы урынбасары Фәис Вагыйзов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Анатолий Беспалов, район хәрби комис­сары Сергей Владимиров, районның Әфган сугышын­да катнашучылар берләшмәсе җитәкчесе Альберт Миннәхмәтов, район ветераннар советы рәисе Павел Петров катнашты һәм чыгыш ясады.

    Әфган бердәмлегенең көчле икәнен күрсәтү өчен рай­он читендәге бу авылга Менделеевскидан "Шурави" ансамбленең һәм Чаллыдагы "Герат" сак хезмәтендә эшләүче полкташлары (56 нчы десант бригадасы) катнашты. Десант гаскәрләренең флагында "Никто кроме нас" дигән сүзләр язылган. Килгән кунакларның флаг күчермәсен горур итеп баш очына күтәргәндә Әфган бердәмлегенең нинди көчле икәнен аңлыйсың.

    Егетләр «батырлык» дип сөйләп йөрмиләр. Алар аңлый: Бөек Ватан сугышында катнашучылар бу фани дөньядан китеп баралар. Патриотизм, илне саклау, ма­лайлардан селәгәй агызып йөрүчеләр түгел, ә чын сол­датлар, ир-егетләр тәрбияләү алар бурычына әйләнә бара.

    Авыл халкының дәррәү ку­бып тантана урынына килүе җирлек башлыгы Рөстәм Шә- рәфетдиновның көчле оешты­ручы буларак җитлегүе хакын­да сөйли. Шул ук вакытта тан­танада чыгыш ясаган Рәис хәз- рәт Кәбировның сүзләреннән авылда яшәүчеләрнең оеша белеп, кирәк вакытта иници­ативаны үз кулларына алып, халык өчен изге эшләргә алы­нырга әзер булуын аңладым. Ул мәчет салуда, чишмә төзекләндерүдә, зиратлар­ны тәртипкә китерүдә башлап йөрүчеләрне исемләп телгә алды. Хәмзә Лотфуллинга да бик изге эш башкаруы өчен рәхмәт әйтте. Әлеге төбәктән, алты ир-егет Әфганда булган. Ходайның рәхмәте, алар су­гыштан исән кайттылар, бүген дә эшләп йөриләр. Аларны да хөрмәтләделәр.

    Ел саен февраль аенда Әфган сугышында катнашкан рай­ондашлар үзара очрашып, хатирәләр белән уртаклаша­лар, сугышта һәлак булган полкташларын искә алалар. Иркәнәштәге тантанада чыгыш ясаган Хәмзәнең полкташы әйткәнчә, "Күңел тулгач, баш иеп китәргә урын булды". Ул - Иркәнәш авылының сугышта һәлак булган, сугыштан кайтып инде бакыйлыкка күчкән авыл­дашлары хөрмәтенә салынган обелиск янында истәлек ташы.

    Безнең районда патриотик тәрбия, хәрби һөнәр серләренә өйрәтү югары дәрәҗәдә алып барыла. Аерым бер кешенең үз инициативасы белән пат- риотлык эшләве - сугышта һәлак булган полкташлары хөрмәтенә истәлек ташы куюы бу тәрбиянең электән үк көчле булуы хакында сөйли.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: