Минзәлә
  • Рус Тат
  • Күңел ашкына

    "Алга" колхозына кайсы авыллар кергәнен кайсыгыз хәтерли? Комбайннарның урак әзерлеген тикшерүче комиссия составында йөргәндә "Алга" язулы бер "Дон"ны "Чулман" агрофирмасының Тәкермән бүлекчәсендә күрдем. Андагы комбайннарның дүртесе дә бер яшьтә - 10 елдан артык. Менә шул техниканы Илгиз Кәшбиевның алтын уллары һәм яш комбайнчылар дәрте белән быел да сафка бастырганнар. Гомумән,...

    "Алга" колхозына кайсы авыллар кергәнен кайсыгыз хәтерли?

    Комбайннарның урак әзерлеген тикшерүче комиссия составында йөргәндә "Алга" язулы бер "Дон"ны "Чулман" агрофирмасының Тәкермән бүлекчәсендә күрдем. Андагы комбайннарның дүртесе дә бер яшьтә - 10 елдан артык. Менә шул техниканы Илгиз Кәшбиевның алтын уллары һәм яш комбайнчылар дәрте белән быел да сафка бастырганнар.

    Гомумән, район буенча уракка чыгасы ("Заиковский" ҖЧҖ - 7, "Вамин Минзәлә" - 14, "Чулман" - 14, "Мензелинские зори" - 26) комбайннарның күпчелегенә җиде елдан артык. Быел әлегә "Мензелинские зори"ның инвесторы Алмаз Шәрипов кына ике "Класс" комбайны алып биргән. Басуда 30 комбайн эшләсә оптималь була, - ди ул. Исәбе - төрле программалар белән тагын сигезне алырга. Комбайнда эшлисе ир-егетләргә уракны сыйфатлы алып бару өстенә ватылуларны алдан кисәтеп, механизм сафтан чыга икән тиз арада төзәтү әмәлен дә табасы була. Аларның күбесе күп еллар эшләгән тәҗрибәле белгечләр. Шуңа агрофирма җитәкчеләре аларның сынатмасына ышана. Һәр хуҗалыкта түләү шартлары белән таныштыру булган. "Вамин Минзәлә" агрофирмасы Генераль директоры Тимерхан Миргаязов әйткәнчә, акчаны гаиләләре өчен эшлиләр, шуңа берәүне дә үгетләп торасы юк. Татарстан хөкүмәте ярдәме белән ягулык бүлеп бирелгән. Комбайннар парады үткәргәндә Татарстан авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча ярдәмчесе Нәкыйп Хаҗипов һәм районның башкарма комитет җитәкчесе Айдар Салахов комбайнчыларга бүгенге моментның кискенлеген аңлаттылар. Кызулык ашлыкны көйдерде, шуңа уңдырышлылык түбән булу өстенә, арпаның сабагы да кыска. Республиканың икмәккә һәм терлек азыгына булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү өчен ашлык җыемы прогнозы канәгатьләнерлек түгел. Комбайнчыларга терлекчелек турында сөйләү бераз сәер тоелса да, алар авыл кешеләре бит. Проблеманың кискенлеген һәркем аңлагандыр дип уйлыйм. Минзәләгә, сөт буенча элеккеге позицияләргә кайту өчен, киеренке эшләгәндә генә шактый еллар кирәк булачак әле. Бүген Россиядә сөт җитми. Шуңа базарда сөт сатып алу бәясе арта бара. Шул күзлектән чыгып караганда "Мензелинские зори"да сөтчелеккә игътибарны арттырырга ышандырулары күңелдә өмет уята. Гомумән, бу очрашулар уракка төшүгә фатиха бирү формасында килеп чыкты

    Соңгы яңгырлар иген уңышын арттыруга ярдәм итә алмаса да, кукуруз, үләннәргә файдасы тиячәк. Көтүлекләрдә йөрү дә җиңеләя. Сыер теленә быелгы фураж да өстәлгәч, сөт артачак әле...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: