Китапханәнең тәрбияви көче

Бөтен хезмәт юлын китапханәче һөнәренә багышлап, хәзерге вакытта Минзәлә медицина училище-техникумында китапханә мөдире булып эшләүче Илсөяр Кәримова белән без бүгенге китапханәче һәм китап укучылар турында әңгәмә кордык. -Илсөяр Кәшбиевна, сезнең фикерегезчә, китапларның, аеруча матур әдәбиятның кешегә йогынтысы нидә? -Әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Китап укыган кешенең дөньяга карашы башка төрле була....
Бөтен хезмәт юлын китапханәче һөнәренә багышлап, хәзерге вакытта Минзәлә медицина училище-техникумында китапханә мөдире булып эшләүче Илсөяр Кәримова белән без бүгенге китапханәче һәм китап укучылар турында әңгәмә кордык.
-Илсөяр Кәшбиевна, сезнең фикерегезчә, китапларның, аеруча матур әдәбиятның кешегә йогынтысы нидә?
-Әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Китап укыган кешенең дөньяга карашы башка төрле була. Чишмә челтерәвен, кошлар сайравын, табигатьнең гүзәллеген һ.б.ларны әдәби китапларда гына тәфсилләп тасвирлыйлар, аларны чынбарлыктагыча кабул итәсең. Әйтик, Гарәфи Хәсәновның "Елның дүрт фасылы" китабында табигать искитмәле итеп тасвирлана. Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романын да ничә кат укысак та, укып туеп булмый, әсәр актуальлеген югалтмый. Әдәби китапларны укыганда гына туган телебезнең ни рәвешле бай булуын күрәсең. Тел байлыгын арттыруга да йогынтысы бихисап, әхлак ягыннан тәрбиви роле аз түгел китапларның.
-Китапханәче булырга сезне нәрсә этәрде?
-Китапханәче һөнәрен сайлавымда үзенең гомерен китапханәгә багышлаган авыл китапханәчесе Нурдидә апа Могаллимованың өлеше зур булды. Иске Иркәнәш урта мәктәбендә укыган елларымда ул эшләгән китапханәгә еш бара идем. Китаплар сайлаганда кулдан кулга йөреп, битләре таушала төшкән китапларны алырга тырыша идем. Әнием Нурисафа күрмәсен өчен әдәби китапны дәреслек астына яшереп укый идем. Китапка мәхәббәт шул елларда салынды. Туган көнемнең Китапханәчеләр көненә туры килүе дә очраклы түгелдер дип уйлыйм. Шушы һөнәр мине үзенә тартып алды: 1981 елда мәктәпне тәмамлагач, укуымны Алабуга мәдәният-агарту училищесында дәвам иттем, хезмәт юлымны библиограф булып үзебезнең район үзәк китапханәсендә башлап җибәрдем. Аннары хезмәтемне педкөллияттә дәвам иттем. Ап-ак халатлы студентларга соклануданмы, медицина училищесының китапханәсендә эшләргә күптәннән хыялланып йөри идем, ике ел элек шушы хыялым чынга ашты.
Әйе, хәзерге заманда китапны компьютер алыштыра бара. Дөресен әйткәндә, яшьләрнең үзләре теләп матур әдәбиятны укыйсылары килми. Аларның күбесе нигездә программа буенча укылырга тиешле китапларны, анда да Интернет челтәре аша аның электрон вариантын гына укыйлар.
-Яшьләрне матур әдәбият әлләни кызыксындырмый алайса?
-Сүземне үзебезнең училише китапханәсеннән башлыйк әле. Бәхеткә каршы, мин бирегә килгәч, училишеда капремонт ясалды, шул чакта китапханәдә дә ремонт булды. Китапханәбез якты, чиста, сокланып туймаслык матур, бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылды. Медицинага кагылышлы электрон китапханә - студентның консультанты Интернет челтәренә тоташтырылган.
Шушы ике ел вакыт эчендә училише директоры Люция Хиразева һәм укытучылар коллективы белән киңәшләшеп китап фондын яңа китаплар белән тулыландырдык: медицинага кагылышлы 2 меңгә якын китап алынды, 9 класстан соң кергән студентлар өчен гомуми белем дәреслекләренең барысы да яңартылды.
Китап уку дигәннән, училиелардагы барлык укучылар да бертөрле: мәктәп елларында балалар китап укуга нинди мөнәсәбәттә булса, алга таба да шул дәвам итә. Күп елгы тәҗрибәмнән чыгып, студентларның китап укуга мөнәсәбәтләрен үзгәртергә, бигрәк тә якташ язучыларыбызның иҗатларына карата кызыксыну уятырга бөтен көчемне куям. Район һәм республика күләмендә, училишеда үткәрелүче конкурслар да, әдәби-музыкаль кичәләр дә шул максаттан оештырыла. Гөлшат Зәйнәшеваның иҗатына багышланган фестиваль нәтиҗәләре безнең өчен куанычлы булды. Анда 10 студентыбыз катнашып үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Шигырь сөйләүчеләр арасында 2 курстан Гөлназ Минниханова беренче, җырчылар арасында Регина Салахова икенче урынны алды. Шунысы сөендерә, студентларыбыз мондый конкурсларны көтеп алалар, анда катнашырга атлыгып торалар.
-Илсөяр Кәшбиевна, китап укучыларның ихтыяҗлары тулысынча канәгатьләндерелә дип уйлыйсызмы?
-Әдәби китаплар күбрәк бастырылып, алар ниндидер ташламалар белән уку йортларына да таратылса иде. Әйтик, Гөлшат Зәйнәшеваның китабы нәшер ителүе белән хәбәрдар булсак та, әле ул һаман да безгә килеп җитмәде. Нәшриятта кайбер басмаларга ташламалар ясалса да комачау итмәс иде.
-Башка китапханәчеләр белән аралашып торасызмы?
-Әлбәттә. Әйтик, беренче хезмәт юлымны башлаган үзәк китапханә хезмәткәрләре, педкөллият китапханәчесе Венера Асманова белән киңәшләшеп, бербөтен булып эшлибез. Башка райондагы медицина училишеларының китапханәчеләре белән дә тыгыз элемтәдә торам.
-Китапханәчеләр белемнәрен күтәрү өстендә ничек шөгыльләнә?
-Эш тәҗрибәмне тулыландырып торырга Казандагы республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге ярдәм итә, әлеге үзәк тарафыннан үткәрелүче бер генә семинарны да калдырмыйм. Ел саен шушы үзәк көче белән медицинага кагылышлы китап күргәзмәсе оештырыла, барлык яңа китапларны шунда күрергә мөмкин.
-Яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
-Мин тормышымны китаптан башка күз алдына китерә алмыйм. Яңа чыккан әсәрләр белән танышып барам, башкаларга да тәкъдим итәм, үземчә нәтиҗә ясыйм. Ни өчендер яшьләр тормыштан ямь таба алмыйлар. Минем киңәшем шул: киләчәк буынның компьютер каршында гына утырмыйча матур әдәбиятка игътибарлары күбрәк булсын иде.
Сүз уңаенда
Үзе укыган китапларындагы сокландыргыч итеп тасвирланган табигатьнең иң матур чорында һәм Китапханәчеләр көнендә Илсөяр Кәримованың туган көне дә. "Язны көтеп алам" дия-дия, буш вакытларында йорт янындагы бакчасында чәчәкләр, алма-чияләр янында кайнашканын күрергә була Илсөярнең. Аның гаилә тормышында да елның дүрт фасылы да чагыла сыман. Әниләре сыман тырыш, хезмәт сөючән, район мәгариф бүлегендә юрист булып эшләүче кызы Рузилә, кечкенә оныгы Данил - Илсөярнең сөенече. РИТЭКта компрессор булып эшләүче, рәсемнәр ясап, картиналары белән якташларыбызны сөендерүче, шушы көннәрдә яңа гаилә тормышы корып җибәргән улы Руслан - тормышының яме.
Эльмира Соснова, фельдшер бүлеге студенты:
-Күптөрле конкурсларда катнашу нәтиҗәсендә миңа медицина өлкәсендәге яңалыклар белән даими танышып барырга туры килә, шуңа китапханәдә еш булам.
Алия һәм Лилия Юсуповлар, фельдшер бүлеге студентлары:
-Без матур әдәбият укырга яратабыз, газета-журналларда чыккан мәгълүматлар белән дә танышып барабыз, шуңа күрә укудан тыш вакытыбызны Илсөяр Кәшбиевна җитәкләгән китапханәдә үткәрәбез.
-
26 апрель 2018 - 15:49Г.Тукайга багышлап язылган үз шигырьләре төбәкара бәйгесе Г.Тукайга багышлап язылган үз шигырьләре төбәкара бәйгесе
-
26 апрель 2018 - 15:29“ Г .Тукайга багышлап язылган үз шигырьләре төбәкара бәйгесендә” «Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы” нда Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган атналык башланды .
-
26 апрель 2018 - 15:21Габдулла Тукайга багышланган рәсемнәр конкурсы 25 нче апрель көнне, башлангыч сыйныф укучылары өчен, "Победа" кинотеатры житәкчелегендә шагыйрь Г.Тукайга багышланган рәсемнәр конкурсы оештырылды
-
26 апрель 2018 - 13:39Ник элмә такталар Минзәләдә татарча язылмый? Бүген Татарстан Республикасында Туган тел һәм бөек Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә.
-
26 апрель 2018 - 11:18Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узганда 12 кинотамаша булачак Футбол сөючеләр өчен шәһәр паркларында кино күрсәтеләчәк.
-
26 апрель 2018 - 09:18Минзәләлеләрне “Үлемсез полк” акциясенә кушылырга чакырабыз 9 май – Бөек Җиңү бәйрәме көнне, Минзәләдә, Җиңү парады барышында “Үлемсез полк” акциясе узачак.
-
26 апрель 2018 - 08:45Минзәлә кызлары Халыкара Олимпиадада призлы урыннар алдылар 1 нче мәктәп укучысы Гүзәл Рәхмәтуллина һәм Сөмбел Низамова (гимназия) татар теле буенча VI Халыкара Олимпиадада катнашып, призлы урын яуладылар.
-
26 апрель 2018 - 08:43"Мин татарча сөйләшәм" акциясенең төп максаты Татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар башкаручыларын киң җәмәгатьчелеккә таныту.
-
25 апрель 2018 - 15:37Фарсил Харисов Минзәләне яшелләндерүдә катнаша Фарсил әфәнде бу язда да тагы нарат үсентеләре алып кайтып утыртырга өлгерде инде.
-
25 апрель 2018 - 15:09Чулпан Билалованың яңа уңышлары Чулпан «Золотое перо России» конкурсына җибәрелгән хикәясе өчен беренче дәрәҗәдәге алтын лауреат дипломына лаек булды.
-
25 апрель 2018 - 08:46Минзәлә язгы кыр эшләре штабы хәбәр итә Район хуҗалыкларында көзге культуралар-4200, күпьеллык үләннәрнең 2300 гектары өстәмә сый алган.
-
25 апрель 2018 - 08:37Халык синоптигы – һава торышы турында Балтачның Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, безгә сыерчык бураны килгән.
-
25 апрель 2018 - 08:13Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәмшина элеккеге мәктәп бинасының нигә сүтелүе турында сөйләде Шушы көннәрдә социаль челтәрләрнең берсендә Бикбау мәктәбе бинасын сүтүгә кагылышлы фото пәйда булды. Ул гына да түгел, бу вакыйгага карата үзләренең фикерләрен язып комментарийлар язучылар да бар.
-
24 апрель 2018 - 15:201 май бәйрәмендә дүрт көн рәттән ял итәргә планнарыгызны корып куйсагыз да була 28 апрельдә эшлибез, ә шимбә ялы күчерелү сәбәпле, 30 апрельдә рәхәтләнеп ял итәчәкбез, җәмәгать.
-
24 апрель 2018 - 15:34Иске Маҗынга сасы ис каян тарала? Иске Маҗын авыл җирлегендә шакшы су җыела торган җир астында сыешлык бар.
-
25 апрель 2018 - 08:37Халык синоптигы – һава торышы турында Балтачның Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, безгә сыерчык бураны килгән.
-
26 апрель 2018 - 15:29“ Г .Тукайга багышлап язылган үз шигырьләре төбәкара бәйгесендә” «Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы” нда Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган атналык башланды .
-
26 апрель 2018 - 15:21Габдулла Тукайга багышланган рәсемнәр конкурсы 25 нче апрель көнне, башлангыч сыйныф укучылары өчен, "Победа" кинотеатры житәкчелегендә шагыйрь Г.Тукайга багышланган рәсемнәр конкурсы оештырылды
-
26 апрель 2018 - 08:43"Мин татарча сөйләшәм" акциясенең төп максаты Татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар башкаручыларын киң җәмәгатьчелеккә таныту.
-
26 апрель 2018 - 08:45Минзәлә кызлары Халыкара Олимпиадада призлы урыннар алдылар 1 нче мәктәп укучысы Гүзәл Рәхмәтуллина һәм Сөмбел Низамова (гимназия) татар теле буенча VI Халыкара Олимпиадада катнашып, призлы урын яуладылар.