Минзәлә
  • Рус Тат
  • Коноваловка авыл җирлегендә җыен җанлы узды

    Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова үз чыгышында узган елда эшләнгән эшләрне санап узды. 70 нче елларда ук төзелгән бер йортка капиталь ремонт ясалган, ФАП ремонтланган, Тупач авылына керү юлы ясалган. Әмма уңай гамәлләр янында эшләнеп бетмәгәннәре дә бар. Канализация, урамнарны яктырту, электр энергиясе өчен халыктан акча җыю белән бәйле...

    Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова үз чыгышында узган елда эшләнгән эшләрне санап узды. 70 нче елларда ук төзелгән бер йортка капиталь ремонт ясалган, ФАП ремонтланган, Тупач авылына керү юлы ясалган.

    Әмма уңай гамәлләр янында эшләнеп бетмәгәннәре дә бар. Канализация, урамнарны яктырту, электр энергиясе өчен халыктан акча җыю белән бәйле проблемалар туып тора. Фермерлык эше, мөгезле эре терлек үрчетү буенча авыл аксый, моңа кадәр сыер асраган пенсия яшендәгеләр дә акрынлап малларны бетерә бара. Гомумән, бу җирлекнең иң йомшак ягы. Җирлек башлыгы Сәрия Билалова да моны яшермәде.

    Тупачта терлекчелек белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Марат Фарзиевның 147 гектар җире, җир эшкәртү, азык әзерләү техникасы да бар. Узган ел откан 1,5 млн сумлык грант акчаларына трактор һәм азык әзерләү техникасы сатып алынган. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 25 үгез симертүгә куелган, ферма тагын 15 баш белән тулыландырылачак. Әмма җитештерелгән итне реализацияләү авыр бара, ди фермер. Шунлыктан каз, бройлер чебиләр үстерүгә, сөт малына күчәргә уйлый. Моның өчен терлекләр торагын киңәйтү, хуҗалыкта эшләүче кешеләр өчен яшәү урыны булдыру (ул чагында читтән кеше эзләп йөрисе булмас иде) зарурлыгы туа. Сөт җитештергән очракта, халыкны ел әйләнәсе эш белән тәэмин итеп була. Тупачта элемтә, интернет булмау да борчый аны. Төрле югары инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән тынгысыз фермер, әмма әле нәтиҗәсе юк.

    Җыен бик җанлы барды. Халыкның дәгъвасы күп. Фидания Зарипова ОДНның югары булуыннан зарланды, исәп-хисап төгәл алып барылсын иде, диде. Төтен чыгу юлларын ул уенын-чынын бергә кушып, "очкычлар өчен ангар" дип атады. Кошлар анда оя корганлыктан, газ исе өйгә чыга икән. Алар елга бер тапкыр булса да хуҗалары тарафыннан чистартылырга тиеш, югыйсә. Районның төрле оешма вәкилләре халыкның гозерләрен язып-теркәп барды.

    Раиса Хәбирова малның елдан-ел кимүенә китерүче сәбәпләрнең берсе - халыктан сөт җыелмау, диде. Мәлкән кебек юлсыз авылларда сөтнең көн саен җыелуын мисалга китерде. Шулай ук милли традицияләрнең югала баруы, Сабантуй кебек милли бәйрәмнәрне уздыруга мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларның йомшак эшләүләрен, зур акчалар түгеп төзекләндерелгән Изге чишмәнең каралмавын, моңа мәктәп укучыларын җәлеп итү зарурлыгын билгеләп үтте.

    Авылда эш юклык үзен сиздерә. Эшкә Минзәләгә, Хуҗәмәткә, Чаллыга йөреп арыдык, үзебездә җитештерү булсын иде, дип тели халык. Бер-ике бала тудырган яшь аналар да читтән эш эзләргә мәҗбүр. Буш торучы терлек торакларын шәхси эшмәкәрләр төзекләндереп, файдалансалар яхшы булыр иде. Бүгенге көндә урманда агач әзерләү эшләре уңышлы гына бара. Яшьләр һич югы шушы юнәлештә эшләсәләр дә куанычлы, дип үз фикерләрен халыкка җиткерде район Советы депутаты Николай Секунов.

    Азмы-күпме, авыл яшьләре дә, килгән кешеләр дә торак төзи, икенчел торак сатып ала, элеккеге контора бинасына да җимерелергә юл куймаганнар, аңа да ремонт ясаганнар, хәзер анда яшьләр яши.

    Булган традицияләрне җуймыйча, яңаларын да булдырып, ял итә дә белергә кирәк. Моңа кадәр Коноваловкада приход да юк иде. Хәзер аннан халык өзелми, күрше-тирә авыллардан да, читтән дә киләләр. Мәчетне дә төзеп бетерергә иде, диештеләр җыелышта катнашучылар. Күмәкләшү булмагач, һаман сүздән ары китә алмыйлар биредә. Дин йортын авыл җирлеге салырга тиеш түгелдер бит инде.

    Тупач авылы китапханәчесе ... үзе турында берничә сүз әйткәннән соң, халыкның теләсә нинди хәлдә югалып калмавын, актив һәм тырыш булуын билгеләп үтте.

    Кайберәүләр булган эшкә дә алынмыйча, күктән төшкәнне көтеп утырганда, тырышлар теләсә нинди авыр эшкә дә риза. Бу җәһәттән, Николай Секунов та Тупач авылы хатын-кызларын үрнәк итеп куйды. Бу өлгерләр каз асрый, җәен җиләк җыя, сөт тапшыра, гомумән эшсез торганнары да юк. Техникумда барган ремонт вакытында ярдәм кирәк булгач, нәкъ менә алар килгән эшкә. Тупач халкы ярминкәләрдә дә актив катнаша, чөнки аларның төп яшәү чыганагы - терлекчелек.

    Заманында 12-14 мең баш мөгезле эре терлеге булган "50 лет Татарии" совхозын, совет тормышын сагынып, бүгенге вәзгыятьне тәнкыйтьләүчеләр дә булды җыенда.

    Сүз уңаенда. Людмила Шадрина үзенең озын монологын шигырь юллары белән чиратлаштырып барды, шул рәвешле киеренкелекне йомшартты, килгән халыкның кәефен күтәреп җибәрде. Пай җирләренең халыкка файдасы аз дип, моңа сатира күзлеге аша карап, үз фикерен белдерде, капиталь ремонтның сыйфатсызлыгы, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең битарафлыгы, балаларның китап укымавы, яшьләрнең тәртипсезлеге, ниһаять, җәмгыятьтәге әхлаксызлык, дорфалык, үзара хөрмәт булмау борчый бу өлкән буын вәкилен. Без аның шигырьләрен "Menzela.ru". сайтына урнаштырабыз.

    "Замучали нас рассуждения, пришло бы к нам пробуждение...", - дөрестән дә, аның бу юлларында хаклык бар. Кул кушырып, китереп биргәнне көтеп утырмаска, ә җиң сызганып эшкә тотыныр вакыт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: