Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә горурлыгы

    Быел Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел тулды, бу истәлекле дата Петербургта зурлап билгеләп үтелде. Бөек Ватан сугышының Ленинград оборонасында катнашкан безнең районнан хәзергесе вакытта ике кеше исән-сау гына яшәп ята. Шуларның берсе Алексей Назаров Минзәлә шәһәрендә яши, ә икенчесе Мөхәррәм Нургали улы Рәхимов Воровский поселогында көн күрә. Узган атнада Казан...

    Быел Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел тулды, бу истәлекле дата Петербургта зурлап билгеләп үтелде.

    Бөек Ватан сугышының Ленинград оборонасында катнашкан безнең районнан хәзергесе вакытта ике кеше исән-сау гына яшәп ята. Шуларның берсе Алексей Назаров Минзәлә шәһәрендә яши, ә икенчесе Мөхәррәм Нургали улы Рәхимов Воровский поселогында көн күрә.

    Узган атнада Казан шәһәренең "Корстон" күңел ачу комплексында Ленинград блокадасында катнашкан сугыш ветераннары тантаналы чарага җыйдылар. Анда безнең районнан Алексей Назаров та булды. Ленинград блокадасында катнашкан һәр ветеранга " Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 70 еллыгы хөрмәтенә" дигән истәлекле билге һәм махсус бүләк бирелде. Әлеге бүләкләрне ТРның социаль яклау һәм хезмәт, мәшгульлек министры Айрат Шәфигуллин тапшырды. Ленинград блокадасы ветераннары өчен концерт куелды, сугыш еллары җырлары җырладылар. Мөхәррәм Рәхимовка истәлекле билгене район башлыгы урынбасары Фәиз Вагыйзов тапшырды.

    Без Алексей Назаровтан үзенең сугыш хәтирәләре турында фикерен белдек:

    -Ленинград оборонасының иң коточкыч, иң дәһшәтле сугыш икәнен тел белән генә аңлатып та, сөйләп тә бетереп булмый. Блокада да ике ел булдым, алгы фронтта Ладога күле янында сугыштым. Сугышка кергәндә йөрәк бер нәрсә турында да уйламый, үлсәм, үләм, дип кенә сугышасың,-диде.

    Сугышта ул 1944 елның 7 апрелендә мина шартлап яралана, бик күп кан югалта, госпитальгә эләгә.

    Болардан тыш Ленинградтан эвакуацияләнүчеләр дә бик күп булган. Минзәлә район башкарма комитетының архив бүлегендә алар турында бик күп документлар саклана. Хезмәт ияләренең район советы башкарма комитеты карары белән 1941 нче елның 17 июлендә "Эвакуацияләнгән балаларны шәһәрдә һәм авылларда урнаштыру турында"гы карары кабул ителә. Ул чагында районда 93 хуҗалык булган, эвакуацияләнүче ватандашларыбыз һәр торак пунктта яшәгән, Шәһәрдә алар һәр урамга бүлеп урнаштырылган (бу турыда тулы бер документ-журнал саклана).

    Казаннан, Совнаркомның Хуҗалык эшләре бүлегеннән җибәрелгән 1942 нче елның 2 октябре белән даталанган документта Минзәлә районына Ленинградтан хезмәткә яраклы 3432 кеше эвакуацияләнеп, шуларның 1097 се 1039 авыл хуҗалыгы предприятиесенә, 26 сы - колхозга, 703 е - совхозга, 11 е - МТСка, 28 е - промартельләргә, оешма учреждениеләргә 259 ы урнаштырылган. Эвакуацияләнүчеләрнең көнкүреш шартлары тикшерелгән, бу турыдагы актлардан күренгәнчә, аларда исем-фамилия, туган еллары, каян килүе, нәрсәгә мохтаҗ булулары да күрсәтелгән.

    Бүгенге көндә архив бүлегенә эвакуация фактын раслау өчен илебезнең төрле төбәкләреннән, якын чит илләрдән, ерак чит илләрдән запрослар килә. Архив хезмәткәрләре аларга җавап бирә.

    Фотода:Ленинград оборонасында катнашучы минзәләле Мөхәррәм Нургали улы Рәхимов Воровский поселогында яши.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: