Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә шәһәрендә гадәти булмаган йортлар төзелә

    Районда тормышка ашырылучы программа - гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча йортлар төзелешендә җиде подрядчы катнаша. Алар арасында Фаил Сабиров җитәкчелегендәге "Сфера строй" ҖЧҖ дә бар. Шәһәребезнең кеше күп яши торган, социаль-сәүдә объектлары белән чолганган төбәгендә, Изыскательләр урамының 4 нче комплексында, әлеге программа буенча өч йорт төзергә кереште әлеге...

    Районда тормышка ашырылучы программа - гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча йортлар төзелешендә җиде подрядчы катнаша. Алар арасында Фаил Сабиров җитәкчелегендәге "Сфера строй" ҖЧҖ дә бар.

    Шәһәребезнең кеше күп яши торган, социаль-сәүдә объектлары белән чолганган төбәгендә, Изыскательләр урамының 4 нче комплексында, әлеге программа буенча өч йорт төзергә кереште әлеге оешма.

    -Объектларда эш параллель рәвештә өч йортта да алып барыла. Эшләр берьюлы һәм график буенча барсын өчен оешма төзелешкә үз средстволарын да кертә. Һәр атнада төзелеш территориясендә район башлыгы Айдар Салахов, райбашкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Галиев катнашында очрашу-киңәшмә үткәрелә, төзелешнең технологиясенә, эшләрнең графигына, хезмәтне саклауга бәйле мәсьәләләр күздән кичерелә. Район җитәкчелеге тырышлыгы һәм аларның ярдәме белән йортларны су, газ һәм электр белән тәэмин итү мәсьәләләре дә көн үзәгендә тотыла, - ди прораб Руслан Кәримов.

    Әлеге йортлар өчәр катлы 18әр фатирлы булачак. Йортлар проекты - берәр подъездлы, фатирлар 1 һәм 2 бүлмәле. Стеналары газобетоннан, тыштан кирпеч белән тышланачак. Объектта бүгенге көндә эретеп ябыштыручылар, бетончылар, балта осталары - барысы 20 кеше эшли. Хәзер йортларның фундаментын салу тәмамланып килә. Төзелеш эшләре яңа технологияләр һәм материаллар кулланып башкарыла, дип төзелеш белән таныштыруын дәвам итте прораб. Йортлар гадәти түгел, башкалардан аерылып торачак, диде ул. Йортларны тапшыру срогы - киләсе елның сентябре. Подрядчы йортларның территорияләрен тулысынча төзекләндереп, 10 урынлык автостоянка, балалар өчен уен мәйданчыгы да ясаячак.

    Безнең өстәмә

    -Дәүләт заказларына алынганда Руслан Кәримов кебек профессионалларга таянам. Тапшырылган эшкә җаваплы каравы, игътибарлы булуы, хезмәт тәҗрибәсе белән үрнәк булып тора, - дип җылы сүзләр әйтте Фаил Сабиров хезмәттәше турында.

    Оешманың хезмәтне саклау буенча инженеры, төзелеш объектлары прорабы Руслан Кәримовның төзелештә хезмәт стажы зур. Ул 1994 елда Самара архитектура-төзелеш институтын тәмамлап, инженер-төзүче белгечлеге ала. Үз белгечлеге буенча озак еллар Самарада эшли. Минзәлә килүенә ике ел. Шул вакыт эчендә үз эшенең остасы буларак оешмада гына түгел, районда да хөрмәт яуларга өлгерде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 12 апрель 2018 - 10:52
      Минзәлә гимназиясе укучылары "Мимимишки" мультфильмын татарча "сөйләштерә"
    • 4 апрель 2018 - 16:25
      Минзәлә татар дәүләт драма театры вәкилләре катнашында матбугат конференциясе
    • 21 апрель 2018 - 20:05
      Югары Тәкермәндә “Канатлы дусларга булышабыз” бәйгесе
      Һавага яз исе чыгу белән, сыерчыклар көтә башлый идек балачакта. Язгы каникул җиткәнче үк, ояларны чистартып, яңартып кую, йә булмаса яңадан ясау – гаилә традициясе. Һәр беребезнең махсус “исемле” оясы. Кайсына сыерчык беренче килә, шуннанда бәхетле кеше юк. 
      42
      0
      0
    Ночной режим