Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә шәһәрендә үткән ярминкәдә 3 млн. сумлык продукция алып киленде

    Ярминкәгә барлыгы 3 млн. сумнан артык продукция алып киленде, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илдус Гыймаев. Бу ярминкәгә район хуҗалыклары, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар килгән иде. Ярминкәгә алар сыер, дуңгыз, сарык ите, катнаш азык, бодай, арпа, солы, борчак, бал, печән, суган, бәрәңге, кәбестә һәм башка...

    Ярминкәгә барлыгы 3 млн. сумнан артык продукция алып киленде, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илдус Гыймаев.

    Бу ярминкәгә район хуҗалыклары, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар килгән иде. Ярминкәгә алар сыер, дуңгыз, сарык ите, катнаш азык, бодай, арпа, солы, борчак, бал, печән, суган, бәрәңге, кәбестә һәм башка продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Район җитәкчеләре сәүдә рәтләрендә йөреп, продукцияләрнең бәяләре белән кызыксынды, сатып алучылар һәм ярминкәгә килгән сатучылар белән аралаштылар. Район җитәкчесе Айдар Салаховның теләге дә бар: мондый яңгырлы,җилле көндә сатучылар өчен махсус палатка да сатып алырга кирәклегенә басым ясады.

    Ярминкәдә тавык-үрдәк түшкәләре 500-600 сум, яңа суйган казныкы 1000-1100 сум тора иде. Әнә Иске Мәтвей җирлегеннән Рафак Габдрахманов шактый гына бал алып килгән, балның өч литрлы банкадагысын 1200 сумга саттылар. КФХ"Куприянов" та балны төрле формадагы савытларга тутырып алып чыккан. Бу ярминкәдә бал белән Аюдан Җәүдәт Борһанов, Чулпаннан Мирфаяз Бикташев, Минзәләдән Фәрит Кәримов һәм башкалар сәүдә иттеләр. Авыл җирлекләреннән килгән вәкилләр бик тырышканнар. Тауасты Байлардан килгән клуб һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре 35 төрле продукция алып килгәннәр, алар арасында мәтрүшккә гә чаклы бар, кирәк кешегә чабата да бәйләп алып килгән Маргарита Гәрәева. Аларның сатар продукцияләре бик күп, зәвык белән бизәгәннәр. Гомумән, авыл җирлекләреннән килгәннәрнең ассортиментлары бик бай иде. Николаевка җирлегеннән килгән Гөлназ Нуриева көзге байлыкны бик матур бизәгән. Юртаудан бертуган Ирек һәм Газинур Хамматовларның дуңгыз,сыер итләрен тиз арада алып бетерделәр. Рамил Муллахмәтов 4 процентлы майлылыктагы сөтне суытып алып килеп, 1 литр сөтне 24 сумга сатты. Шәхси эшмәкәр Геннадий Маслаков быел борай үстереп сата башлаган, ул аның килосын 50 сумга җибәрде. КФХ "Дәүләтов" бәрәңге, суган, чөгендер, кишер ише продукция белән сәүдә итте, ул кишерне юып алып килгән, суганын тиз арада алып бетерделәр. Аның суганын Әтрәкле җирлегеннән килгәннәр шактый алдылар, бу җирлектә быел суган уңмаган бугай. Чулпаннан Резедә Якупова да 30 дистә йомыркасын тиз арада сатып бетерде. Ярминкәдә ит бик күп иде, аны 200-220 сумга саттылар, кайсыбер кеше хәтта ботлап алды. Балык участогы бер тонна балык алып чыккан, балыкның ниндие генә юк.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: