Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә терлекчелек буенча зона семинар – киңәшмәсе булып узды

    16 сентябрьдә районыбызның "Чулман" агрофирмасы Тәкермән хуҗалыгы базасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашында зона-семинар киңәшмәсе үтте. Анда җиде районның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, һәм зур агрофирма, авыл хуҗалыгы предприятие җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, ферма мөдирләре катнашты. Семинарның пленар өлеше авыл мәдәният йортында үтте. Сәламләү сүзе белән...

    16 сентябрьдә районыбызның "Чулман" агрофирмасы Тәкермән хуҗалыгы базасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашында зона-семинар киңәшмәсе үтте.

    Анда җиде районның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, һәм зур агрофирма, авыл хуҗалыгы предприятие җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, ферма мөдирләре катнашты.

    Семинарның пленар өлеше авыл мәдәният йортында үтте. Сәламләү сүзе белән Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов чыкты.Ул районда терлекчелек өлкәсендә бөтен технологик процесларн ы үтәп, булган мөмкинлекләрне кулланып, этаплап алга барып Әтнә, Кукмара районы терлекчеләре эшен өйрәнеп эшлибез. Елярым киеренке эшләп терлекчелектә алга ыргылышка өметләнәбез, дип азсызыклап үтте. Район башлыгы билгеләп үткәнчә безнең Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ветеринария, зоотехния белгечләре өчен өстәмә һөнәри белем бирү курслары эшләячәк. Бу курслар техникум , авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм район хакимияте арасында булдырылган хезмәттәшлек чикләрендә оештырылачак. Якын-тирә районнардан 25-30 кешелек группа туплап, ике атна эчендә әзер белгеч булып чыгачаклар,ди ул. Аннары "Кукуруздан силос хәзерләүгә төп шартлар" дигән темага ЯАҖ "Премикс" җитәкчесе,авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Анатолий Солдатов, "ТРда терлекчелектә югары эффектлы азык кушылмалары" дигән темага НПО"Биопрепарат" җитәкчесе Римма Ибәтуллина, "Терлекчелек комплексларында кышкы чорда гигиена һәм маститны профилактикалау" темасына Россиядәге "Еколаб" компаниесе җитәкчесе Максим Тихонюк чыгыш ясадылар. Фермаларда био технологияләрне нәтиҗәле куллану мәсьәләсе дә төп урынны алып тора.Терлекчелектә био технология препаратларын куллану өстенлекле юнәлешкә әверелергә тиеш. Районыбызда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һаманда биотехнология препаратларын җитәрлек күләмдә кулланмыйлар. Ә яңа препаратлар кулланучысын тапмый икән, бу өлкә районыбызда нәтиҗәле үсеш алмаячак. Аннан соң биотехнология препаратларын кулланучылар өчен льготалар, субсидияләрдә кирәктер. Семинарда катнашучылар терлекчелектә кулланучы препаратлар белән кызыксындылар. Аннары Нәҗип Нәкыйпович шушы елның сигез аена терлекчелек тармагы йомгаклары белән таныштырды, алдагы чорда терлекчелектә оештыру-технологик шартлар турында сөйләп китте. Аерым алганда, республикада кош ите һәм дуңгыз ите җитештерү 12 процентка арткан, ә терлек үрчетү,сөт җитештерү буенча күрсәткечләр түбәнгә тәгәрәгән.Сөт җитештерүне безнең районның "Заиковский"ҖЧҖ хуҗалыгы 2012 елга карата 66%,"Мензелинские зори"агрофирмасы Калинин хуҗалыгы 65%, Николаевка хуҗалыгы 71%ка гына калдырган. Аз сөт җитештереп акча кертеп булмый. Районыбызда сыерларның продуктлылыгы да түбән, 2012 елның шушы чоры белән чагыштырганда бер сыерга исәпләгәндә "Вамин Минзәлә" - 4,"Чулман - 2,"Мензелинские зори"агрофирмасының Калморза хуҗалыгы - 2,Калинин хуҗалыгы - 2,4,Николаевка хуҗалыгы 5,8 литр сөтне ким сава. Сыйфатлы сөт сатканнан безнең район 10 млн. 637 мең сум, ә күрше Актаныш районы 42 млн. 630 мең сум субсидия акчасы алган. Алдагы елдан башлап сөтне узган елга карата киметергә ярамый, сөт җитештергәнгә карап хөкүмәтебез ашламасында һәм субсидиясендә бирәчәк.Шулай ук киңәшмә барышында сыйфатлы сөт җитештерү,эшкәртү сәнәгате продуктларын куллану, терлекләрне сыйфатлы азык белән тәэмин итү ,терлекләргә кышкы салкын чорда җылы су эчерү,терлекчеләрне кием-салым белән тәэмин итү,һәм башка сораулар күтәрелде. ВТОга керү, әмма,белүбезчә яңа икътисади шартлар, иң беренче чиратта терлекчелекне авыр хәлгә куйды. Озак еллар дәвамында ит һәм сөткә сатып алу бәяләре түбән калды, нәтиҗәдә тармак зыянга эшләде. Хуҗалыкларда маллар кимүнең төп сәбәбе дә шундадыр, әлбәттә.Шул ук вакытта,нәкъ менә терлекчелек хуҗалыкның финанс-иктисади тормышында төп урынны алып тора, ни өчен дигәндә, ул-көндәлек керем чыганагы. Әлеге девизны Тәкермән хуҗалыгының бер фермасы стенасына да язып элгәннәр.

    Семинарның практик өлеше Тәкермән хуҗалыгының сөтчелек комплексында узды Семинарда катнашучылар ике айга чаклы, 2-6,6-12,12-18 айлык бозаулауларны салкын метод белән асрау торагын, бозаулату боксын, солы пешерү, профилактик чаралар уздыру графигы һәм ветеринар табиб,ясалма орлыкландыру кабинетларын,100 башка исәпләнгән яңа реконструкцияләнгән сыерлар торагын сөт лабораториясен, савым сыерларын ашату һәм тоту, терлекчеләрнең ял итү,терлекләр өчен азык сараен һәм башка бик күп бүлмәләрне карадылар. Семинарда катнашучылар биредә бик күп яңалыклар күрделәр, кайсеберләре хәтта ах итттеләр, үзебезгә кайткач та шулай эшләсәк яхшы булыр иде дигән теләк тә калдылар. Әйе биредә ах итәрлек тә шул,Тәкермән хуҗалыгының сөтчелек комплексында кышка әзерлек тулы күәтенә барган:абзарлар буялгаш һәм агартылган,идәннәр бетоннан тактага алмаштырылган, сөт линиясен "Дамилк" компаниясе яңадан корган, ферма территориясе төзек.Болар барысы да югары җитештерүчәнлеккә ирешү максаты белән эшләнгән.

    Элекккеге данлыклы район башлыгы Рәшит Хәмәдиев әйтмешли терлекчелек тармагының үсеше өч "К"га бәйле:"корма","коровы","кадры". Шуның беренчесенә килгәндә хуҗалыкта кышлату өчен терлек азыгы мул хәзерләнгән, ул бер баш шартлы терлеккә 36 центнер исәбеннән.

    Өч "К"ның икенчесен-сыерларга килгәндә, алар хуҗалыкта 500 башка якын. Сыерларның барысы да кара чуар токымлы, һәр сыердан тәүлегенә 9 кило сөт савып алына. Кадрлар мөсьәләсе дә Тәкермәндә тулысынча хәл ителгән. Тәкермәннең башкаларга күрсәтердәй башка матур эшләре, уңай тәҗрибәләре дә бар. Өч "К" тотрыклы булганда терлекчелек тармагы үсештән туктамас, киләчәктә дә алар тагында зуррак уңышларга ирешергә бүгеннән нигез салынган. Сөт җитештерүне заманча технологияләргә күчерү биредә продукция күрсәткечендә генә түгел,продукциянең үзкыйммәтен киметүдә һәм терлекчеләрнең эш шартларын камилләштерүдә дә ачык чагылыш тапкан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: