Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләле Алия Иксанова Олимпиадада катнашмый

    Минзәләлеләр Сочида узачак кышкы Олимпиада елында якташыбыз Алия Иксанова чаңгы ярышлары буенча Россиянең җыелма командасына эләгер дип ышанганнар иде. Ни әйтсәң дә, ул узган кышкы универсиадада чемпион булган иде бит. Кызганычка каршы, аның фамилиясе олимпиадада катнашучылар арасында күренми. Бу хакта ТРның чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча Федерациясе Президенты Эдуарт Галиев...

    Минзәләлеләр Сочида узачак кышкы Олимпиада елында якташыбыз Алия Иксанова чаңгы ярышлары буенча Россиянең җыелма командасына эләгер дип ышанганнар иде. Ни әйтсәң дә, ул узган кышкы универсиадада чемпион булган иде бит.

    Кызганычка каршы, аның фамилиясе олимпиадада катнашучылар арасында күренми. Бу хакта ТРның чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча Федерациясе Президенты Эдуарт Галиев менә нәрсә диде: "Иксанованың соңгы заявкага кермәвендә спортсменка фәкать үзе гаепле. Аның өчен бөтен шартлар да тудырылган иде. Җыенулар, экипировка, стартларда катнашу белән бернинди дә проблемалар булмады. Әмма башка кандидатлар Олимпия уеннарына әзерлек чорында үзләрен яхшырак күрсәтә алдылар".

    Сүз уңаенда

    Татарстан спортчылары Олимпиадада һәм Паралимпиадада җиңгән өчен ТР Хөкүмәтеннән 4 млн сум алачаклар. Көмеш медаль өчен республикабыз спортчыларын 2,5 млн сум, бронза өчен - 1,7 млн сум күләмендә премия көтә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетындагы брифингта ТРның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов сөйләде.

    "Тренерларны үзләре тәрбияләгән спортчылар алган сумманың 50 проценты күләмендәге премия көтә", дип билгеләп үтте ул. Искәртеп үтик, шундый ук премияләрне - 4 млн сум, 2, 5 млн сум һәм 1, 7 млн сум күләмендәгене - спортчылар 1 нче, 2 нче, 3 нче урыннар өчен Россия Хөкүмәтеннән дә алачаклар.

    Татарстаннан Олимпиадада сигез спортчы катнаша: хоккеист Илья Никулин, Алексей Терещенко, Евгений Медведев, Александр Свитов, ике төр ярыш буенча Нияз Нәбиев һәм Иван Панин, чаңгычылар Анастасия Доценко һәм Наталья Жукова. Паралимпия уеннарында ике спортчыбыз чыгыш ясаячак: Марта Зәйнуллина һәм Рушан Миннегулов.

    "Казан 2013" башкарма дирекция" АНОның генераль директоры Азат Кадыров Сочидагы Олимпиада һәм Паралимпиададагы мәдәни чараларда Татарстанның иҗат коллективлары һәм 300дән артык волонтеры катнашуы турында әйтте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: