Минзәлә
  • Рус Тат
  • Мәлкән хуҗалыгында 20 көнлек бозаулардан көнгә 800 грамм үсеш алына

    "Вамин-Минзәлә" агрофирмасының Мәлкән хуҗалыгында үткән семинарда фермаларда технологияне җайга салу буенча барган эшнең беренче нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Биредә дә бозаулату бүлеген, яшь бозауларны тоту урыннарын җылытып, җиңел итеп эшләргә мөмкинлек тудырып яңартканнар. Моның өчен урманнан кайткан киртәләр генә түгел, капремонт вакытында мәктәптән сүтеп алынган идән такталары да файдаланылган. Семинарга килгән...

    "Вамин-Минзәлә" агрофирмасының Мәлкән хуҗалыгында үткән семинарда фермаларда технологияне җайга салу буенча барган эшнең беренче нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

    Биредә дә бозаулату бүлеген, яшь бозауларны тоту урыннарын җылытып, җиңел итеп эшләргә мөмкинлек тудырып яңартканнар. Моның өчен урманнан кайткан киртәләр генә түгел, капремонт вакытында мәктәптән сүтеп алынган идән такталары да файдаланылган. Семинарга килгән район башлыгы Айдар Салахов, җирлек башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре, бигрәк тә бухгалтерлар һәм экономистлар алдында үлчәнгән 20 көнлек бозаулар көнгә 800 граммга якын үсеш бирүен күрсәттеләр.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов бухгалтерларның саннарны белмәү аркасында отчетларның дөрес булмавын тәфсилләп аңлатты. Сөт җитештерүнең түбән булуы һәм бозаулардан контроль үсеш алуга ирешмәү хуҗалыкларга миллионлап сум күләмендә керем алып җиткермәүләрен саннар белән раслады.

    Район башлыгы Айдар Салахов бу семинарда февраль аеннан башлап үз төркемнәрендә бозаулардан 700 граммнан артык үсеш алган, баш санын саклап калган терлекчеләргә, бозау караучыларга, савымчыларга, технолог-осеменаторларга өстәмә акча биреләчәген әйтте. Районда кабул ителгән "2014 елда терлекчелек үсеше" Программасы турында алга таба хәбәр итәрбез.

    Фотода:ветеринар Альберт Петров бозауларның үсешен контрольдә тота

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: