Минзәлә
  • Рус Тат
  • Мөшегеләр Актанышны күтәрешә

    Быел уңыш узган елгыдан азрак булыр дип көтелә. Уҗым культуралары уңышы ярыйсы, ә менә сабан бодае уңышы әллә ни сөендермәячәк-ди "Әнәк" агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе җитәкчесе Камил Шәймарданов. Шулай булса да мөшегелеләр сабан бодаена чәчкәндә 50кг. азофоска керткәннәр, аннары гектарга 1,5 центнер исәбеннән аммиак селитрасы белән өстәмә тукландырганнар. Чүп үләннәренә һәм...

    Быел уңыш узган елгыдан азрак булыр дип көтелә. Уҗым культуралары уңышы ярыйсы, ә менә сабан бодае уңышы әллә ни сөендермәячәк-ди "Әнәк" агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе җитәкчесе Камил Шәймарданов.

    Шулай булса да мөшегелеләр сабан бодаена чәчкәндә 50кг. азофоска керткәннәр, аннары гектарга 1,5 центнер исәбеннән аммиак селитрасы белән өстәмә тукландырганнар. Чүп үләннәренә һәм корткычларга, авыруларга каршы эшкәрткәндә бер гектарга 20 кг. исәбеннән карбамид кулланганнар. Карбамид башактагы бөртек санын арттыра, флагманны яшел килеш тота, җилемсә өчен дә яхшы,-ди Камил әфәнде. Бүген безнең мөһим бурыч-үстерелгәнне тиз һәм югалтуларсыз җыеп алу. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар,- ди ул.

    Башта басуда үзләренең бүлекчә комбайнчылары эшләгән, хәзер агрофирманың тагы бишь комбайны эшкә кереп киткән. Бер атна эчендә 796 гектарлы арыш суктырылып беткән, арышның һәр гектары 26 центнер уңыш биргән. Быелгы өчен бу начар түгел.

    Мөшеге элек-электән үк уңган игенчеләре белән дан тота. Комбайнчыларда тәҗрибәле. Иген язмышы өчен зур җаваплылык тоеп эшләүче Мирхәт Гәрәйханов, Вазыйх Хәмәтвәлиев, Ирек Фазлыевлар елның-елында югары хезмәт күрсәткечләренә ирешә. Быел да сынатмый алар. Әнә Мирхәтнең күрсәткече 8 мең центнерга якынлаша.

    Мөшегедә игенчеләрне хезмәткә дәртләндерү дә игътибар үзәгендә. Өч тапкыр туклану оештырылган, премияләр каралган, бер тонна икмәк суктырган өчен 50 сум күләмендә түләү тәшкил итә, бу районда иң яхшы түләү комбайнчыларга.

    Басудан кайткан икмәк шунда ук эшкәртелеп тиешле җиргә озатыла. Ындыр табагында машинист Фәрит Нургалиев, эшчеләр Валерий Федоров, Владимир Семенов армый-талмый хезмәт куялар. Гомумән басу-ындыр табагы- агрофирма бүлекчәләре һәм элеватор "чылбырында" барлык эшләр төгәл,көйле бара. Шоферлар Рәкыйп Хамадишин,Әнәс Харисов, Рәмил Гариповлар юлда бөртеге дә коймаслык итеп көйләгән автомашиналарын. Алар шулай ук бункеры тулы комбайннар бер минут та көтеп тормасын өчен тырыша.

    Мөшегелеләр үзләрендә урып-җыюны тиз генә төгәллиләр дә, башка бүлекчәләргә ярдәмгә барачаклар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: