Минзәлә
  • Рус Тат
  • Наркоманнар? Бар алар

    Минзәлә районы буенча наркотик матдәләр кулланучы 21 кеше район үзәк хастаханәсенең наркопсихологик кабинетында учетта тора.

    25-29 яшьтәгеләр - 5 кеше, 30-49 яшькә кадәр - 16 нарко­ман. Кулланучыларның 2се ба­лигъ булмаган балалар - алар таксикоман. Наркоманнарның сәламәтлек торышын гомуми практика табиблары күзәтә, ул ике шәфкать туташы - нарколог һәм психиатр. "Хәзерге вакыт­та укучы балаларны һәм сту­дентларны наркотикка тикшерү программасы бар. Республика бюджетыннан акча бүлеп би­релә, уку йортларына тестлар җибәрелә. Уку йортларында ти­кшерү тестлары көтмәгәндә үт­кәрелә. Элек планлаштырылып үткәрелгән тикшерүләр югары нәтиҗә бирмәделәр, чөнки нар­котик матдәләр кулланган ба­лалар дәресләрен калдыралар иде. Тикшерүләрне үткәрергә кирәк дип саныйм, әти-әниләр һәм укытучылар үз вакытында ярдәмгә килер өчен эшнең нин­ди хәлдә булуы турында белер­гә һәм кызыксынырга тиешләр", - дип сөйләде район үзәк хас­таханәсенең баш табибы Па­вел Стоногин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: