Минзәлә
  • Рус Тат
  • Һәрберебез суның бик кирәклеген һәм аның бушка булмаганлыгын аңларга тиешбез

    Йортның гомуми ихтыяҗын (ОДН) кертү РФ Хөкүмәтенең 344 нче карары буенча башкарылды. Аның идеясе шәп иде. Нормативтан артып киткән ихтыяҗны идарәче оешмалар түләргә тиеш иде. Әлеге гамәл нигезендә идарәче оешмалар ресурсларны саклап тотарга, йортның эчке челтәрендәге алдашуларга чик куярга тиешләр. Әмма алар "Бетәбез" дип чаң сугарга кереште. Иң беренче чаллылылар...

    Йортның гомуми ихтыяҗын (ОДН) кертү РФ Хөкүмәтенең 344 нче карары буенча башкарылды.

    Аның идеясе шәп иде. Нормативтан артып киткән ихтыяҗны идарәче оешмалар түләргә тиеш иде. Әлеге гамәл нигезендә идарәче оешмалар ресурсларны саклап тотарга, йортның эчке челтәрендәге алдашуларга чик куярга тиешләр.

    Әмма алар "Бетәбез" дип чаң сугарга кереште. Иң беренче чаллылылар шаулаша башладылар. Күрше шәһәрдә идарәче компанияләр белән кемнәр идарә иткәнен хәбәрдар булгач, икътисадый схемаларны аңлый башлыйсың.

    Минзәләбезгә күчик әле. Фатирларны җылыту юнәлешендә ул вакытта район башлыгы Гиоргий Куприяновның республика күләмендәге революциясе - ике контурлы казаннар кую - минзәләлеләрне җылылык өчен ОДН түләүдән коткарды. Бездә электр энергиясе өчен түләүләрне идарәче компания аша түгел, турыдан-туры энергетикларга бирү шулай ук проблеманы җиңеләйтте. Әйтик ОДН 20 процентка арткан йортлар бар. Бу очракта әлеге йорттагы фатир хуҗаларының һәм энергосбытның кулга-кул тотышып эшләве генә җитми. Чөнки йортларга керүче электр челтәрләрендә дә, фатирларда да хисаплагычлар тора. Подъездагы лампочкалар да бик күп янмый. Әйе, хисаплагычлар, электр энергиясе белән фатир хуҗалары бар. Әмма күршеләре җыелып бер кулына суксалар, андыйлар да кимер иде. Энергосбыт йортлардагы инициативалы кешеләргә мөнәсәбәтен яхшыртса, тәртип тагы да тизрәк ясалыр иде. Карл Маркс урамындагы 20 нче йортта яшәүче Марсельеза Авзалова үрнәген шәһәр җитәкчеләренә, энергосбыт вәкилләренә башка йортларга да таратырга кирәктер.

    Хәзер менә суга ОДН кертәчәкләр. Дөрес әйбер. Газета ничә тапкырлар язды. Бигрәк тә җәй көннәрендә сусаклагычтан суыртып кулланучыларга җибәрү күләмгә карата түләүләрне ике тапкыр киметергә була иде. Урлашалар. Бу сүздән курыкмаска кирәк. Урлашалар икән, коммуналь челтәрләр хезмәткәрләре башта түләргә теләмәүче акчалы кешеләрнең йортларына барырга тиешләрдер. Хисаплагычлар булмаса, 200 квадрат метрдан норматив буенча ала башласаң, йорттагы терлек санын да исәпкә алсаң, шактый сумма җыела ул.

    Коммуналь хуҗалык җитәкчеләрен өйрәтергә җыенмыйбыз. Тик кисәтәбез генә, социаль проблема тудырмау өчен сак, әмма гадел эш итәргә кирәктер. Кулланучылар да аңласын иде, су белән тәэмин итүчеләр дә зыянга эшләргә тиеш түгелләр. Һәрберебез суның бик кирәклеген һәм аның бушка булмаганлыгын аңларга тиешбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: