Минзәлә
  • Рус Тат
  • Тавык үстерү үзәге

    Минзәләнең йөзек кашы булырдай сыйфат бренды - Минзәлә суына, киләчәктә Минзәлә тавыгы да өстәлүе ихтимал.

    Шулай булмый мөмкин дә тү­гел, бөтен Россия белә "Ялкын" КФХсын. Аның тавыгын Омск, Ростов, Мәскәү өлкәләреннән, күрше Удмуртия, Марий Эл, Чу­вашия, Башкортстан республи­касы эшмәкәрләре килеп ала­лар. Шулай итеп ул үзен генә түгел, яхшы тавык үрчетеп Та­тарстанны таныта. Россиянең төрле төбәкләреннән килү аңа яхшы реклама. Яхшы реклама өчен яхшы итеп эшләргә кирәк. Бу җәһәттән "Ялкын" КФХсы җитәкчесе Рәүф Хәбиев сына­та торганнардан түгел.

    Яз - кошчылар өчен мәшәкать­ле һәм җаваплы чор. Мартның урталарында фермер хуҗа­лыгында яшь тавыкларны сату башланды һәм бер атна эчендә бу фермер хуҗалыгы 60 мең баш тавыкны сатып та бетер­де.

    Әлеге фермер хуҗалыгы че­биләрне декабрь азагында, яңа елдан соң сатып алып кайтып торакларга җибәрә. Җибәрү дип әйтүе генә ансат, һәрберсе 30 граммнан артмаган, йөгерек сары "йомгаклар" өчен биредә барлык шартлар булдырылган. Ашату-эчертү, температура, дымлылык, яктылык режимы, вентиляция - барысы да көй­ләнгән.

    - Баштагы чорда сары борын­лы кошчыкларга тәүлек әйләнә­сенә игътибар, кеше ярдәме кирәк. Кул көче белән башка­рылган эшләр дә байтак, - дип сөйлиләр чеби караучылар.

    Реклама

    Рәүф Хәбиев сүзләренә кара­ганда, тавык чебиләре берен­че атнада - 60, икенче атнада - 120, өченче атнада - 200, дүртенче атнада 480 граммга җитәргә тиеш. Шулай булган­да гына старт үсеше алынган дигән сүз. Бу үсешне алганда яңадан чебиләрне үстерүнең мөмкинлеге бермә-бер арта. Бер сүз белән әйткәндә, "Ял­кын" КФХсында үскән тавыклар тулысынча дәүләт стандартла­рына җавап бирә, ягъни аның сыйфаты гарантияләнә. Менә шуның өчен дә әлеге КФХда үстерелгән тавыкларны яратып сатып алабыз, ди Омск өлкә­сеннән килгән эшмәкәр Вита­лий Гайжаускас.

    Кош-корт үстерүгә махсуслаш­кан яңа предприятиеләрнең барлыкка килүе сатып алучыга сайланырга мөмкинлек туды­ра, ә ул өстенлекне сыйфатлы товарга бирә. Ләкин кошчылык тармагында бер-ике елда гына югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. "Ялкын" КФХсы исә бу өлкәдә тәҗрибә туплап килә, ул 12 ел инде шушы эш белән шөгыльләнә.

    Башта ул Минзәләнең азык-төлек комбинатының бинала­рын, аннары МСО таркалгач андагы биналарны, "Маяк" сов­хозы банкротлыкка чыккач то­варлыклы-сөтчелек фермасы торакларын акрынлап сатып алды, ремонтлады, кайбер то­ракларның түбәләрен проф­настил белән япты. 2010 елда августтагы гарасат Иске Ма-җын авылында фермадагы би­наларның түбәләрен алып кит­те, аннары тагы кабаттан ябар­га туры килгәнен мин үзем дә хәтерлим әле. "Ялкын" КФХсы елдан-ел ныгый барып тотрык­лы эшли. Тавыкларны 1,5-2 килога җиткереп сата. Моның өчен алар торакларны дезин­фекциялиләр, чебиләргә ва­кытында вакцинация үткәрелә, технологик режимнан тайпы­лышка юл куелмый, тавыклар сәламәт, таза булып үсә, тавы­клары әллә каян ялтырап, ма­тур булып тора. Гомумән алган­да бу фермер хуҗалыгы тыныч кына эшләп ята, авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек идарә­сенә, министрлыкка бер про­блема да ясамый, үзе зур эш белән шөгыльләнә. Әлеге КФХ иткә күчереп исәпләгәндә 300 тонна ит җитештерә, бу район буенча мөгезле эре терлек, ат­лар, дуңгызларның, сарыклар­ның бөтен үсешен алганда районның тере авырлыкта 11 процент итен җитештерә дигән сүз. Фермер хуҗалыгы быел 120 мең баш чеби үстер­де, чебиләрне үстерү өчен 15 тонна көнбагыш мае, 80 тонна көнбагыш түбе, 40 тонна мик­роэлементлар, 800 тоннадан артык бодай, 60 тонна борчак, 40 тоннадан артык катнашазык һәм башка азык-төлек сатып алды.

    Әлеге КФХда 10 нан артык эшче хезмәт куя, алар хезмәт хакын да вакытында алалар.

    Менә шулай "Ялкын" КФХсы ты­ныч кына эшләп ята, йомырка сала торган кызыл тавыклар үстереп Минзәләнең данын Рәсәйнең төрле төбәкләренә тарата.фикаты тапшырылды

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: