Минзәлә
  • Рус Тат
  • Төзергәме, сатаргамы?

    Бүгенге көндә күп балалы гаиләләр өчен иң авыры - торак мәсьәләсен хәл итү.

    Районның халыкны социаль яклау бүлеге мәгълүматлары буенча, 2013 елның башына районыбызда өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнүче 334 гаилә яшәве мәгълүм. Җир алганда, гаиләдә өч бала булган очракта иң зурысына 2011 елның 17 июненә 18 яшь тулмаган булырга тиеш.

    Законга кертелгән үзгәрешләр күп балалы гаиләләргә ярдәм һәм районда демографик хәлне яхшыртуга этәргеч булып тора, - дип бәя бирде Рамил Галиев. - Әйтергә кирәк, йорт һәм шәхси хуҗалык алып бару өчен җир участогы бүлеп бирү тәртибендә "үтәкүренмәлелек" саклана.

    Реклама

    Аның сүзләренә караганда, күп балалы гражданнарга йорт төзү өчен түләүсез җир участогы яшәгән урында, ягъни авыл яки шәһәр биләмәләреннән бирелде. Районда яшәүче 332 күп балалы гаилә җир участоклары алырга гариза бирде, шуларның 314е җир участоклары алды, ә 18 гаилә баш тартты, аларга җир участоклары бүлеп бирү буенча эш бара. Районыбызда йорт салу өчен 309 гаилә, шәхси ярдәмче хуҗалыгын алып бару өчен 29 күпбалалы гаиләгә участоклар бирелде. Мондый җир мәйданнары 10-20 сутый чикләрендә бүленде. Шәһәрдә йорт салу өчен - 10, авылда йорт салу өчен - 15, ә шәхси ярдәмче хуҗалыгын алып бару өчен 20 сутый җир бирелде. Мәгълүматлар буенча, күп балалы гаиләләрнең яртысы авылда яши һәм аларга җир алу мөмкинлеге иркенрәк. Ә менә шәһәрдә гомер итүче мондый гаиләләргә әлеге "иркенлек" чиклерәк.

    Үз йортларын салу өчен түләүсез җир участогы бирелүгә карамастан, аларның бу мәшәкатьне күтәрергә хәленнән килмәсә, нәрсә эшләргә? Җирләре кабат тар-тып алынмасмы?

    Мәсьәлә четерекле, әмма уйлап эш иткән очракта, аның бу гаилә өчен күчемсез милек булачагын да истән чыгармыйк.Җиргә хуҗа булган кеше аны сата яки бүләк итә ала. Закон буенча ул аңа мәңгелеккә бирелгән. Хәтта кредит алу өчен банкка залогка да сала ала. Минемчә, бүгеннән йорт салырга акчасы булмаган кеше өчен бу вариант та начар түгел. Шуны ассызыклап әйтер идем, ата-ана хокукыннан суд карары белән мәхрүм ителүче гражданнарга бу закон кагылмый, - дип җавап бирде Рамил әфәнде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: