Минзәлә
  • Рус Тат
  • Йөрәгебез нигә сыкрый

    Бөек Ватан сугышы бар кеше өчен дә зур сынау булды һәм бетмәс-төкәнмәс кайгы китерде. Әлеге сугыш минем гаиләмне дә читләп үтмәде. Яңа Матвеевка авылындагы күп балалы гаилә башлыгы - безнең әтиебез Семен Ан­дреевич Семенов Бөек Ва­тан сугышы башлануга ук, 1941 елның июнендә фронтка китә. Аңа фашист илбасарла­ры белән Мәскәү өлкәсендә...

    Әтиебездән соң фронтка өлкән апабыз,1922 елгы Надежда, аннары 1924 елгы апабыз Ира­ида, 1943 елда 18 яше тулыр- тулмас абыебыз Александр да сугышка китә. Ул 1944 елда, 18 яшендә, Латвиядә һәлак була. Элек без аның кайда күмелгәнлеген белми идек, хәзер аның Баусс районы Мел­бери авылында "Димзукалнс" дигән хәрбиләр зиратында күмелгәнлеген беләбез. Әмма аның каберенә барып баш иеп кайтыйм дисәң дә, ул бик ерак­та шул.

    Апаларыбыз фронттан Җиңү көненнән соң, 1945 елның маенда кайттылар. Алар күптән вафат булдылар инде. Әниебез Мария Афанасьевна дүрт баласы: Зинаида, Нико­лай, Любовь һәм мин - Вален­тина белән тол кала. Безгә әнә шулай әтисез, ачлыкта- ялангычта үсәргә туры килде. Хәзер инде без үзебез дә кар­тайдык. Без - солдат гаиләсе, улларыбыз Армиядә хезмәт иттеләр, Николайның ике улы: Александр белән Владимир, Ираиданыкы - Александр, Любовьның өч улы: Александр, Виктор, Владимир. Минем улым Валерий, ул да диңгез пе­хотасында хезмәт итте, хәзер оныгым Антон Федоров хәрби частьтә хезмәт итә.

    Әтиебез, якын туганнарыбыз сугыш кырларында ятып кал­салар да, бернинди ташла­малардан файдаланмадык бит без. Әтиләребезне, абый­ларыбызны ни бәрабәренә югалттык икән соң? Елга бер мәртәбә булса да, Җиңү көненә безгә нәрсә дә булса бирергә буладыр, хәрби комиссариат открытка булса да җибәрә ала­дыр бит.

    Сугыштан исән кайтучылар өйләнеп, гаилә тергезделәр, балалар үстерделәр, аларны тәрбияләделәр. Эшкә урна­штылар, зур пенсияләр алып, ташламалардан файдаланып, тынычлап, үзләренең туган як­ларында гомер кичерделәр, ту­ган җирләрендә гүр иясе булды­лар. Хәзер аларның гаиләләре өчен йортлар төзеделәр, фа­тирлар бирделәр, болар - ба­рысы да бушлайга (хәер, алар аны шунда ук саттылар да). Ә безгә, сугыш балаларына, бер­ни юк.

    Хәзер, 70 елдан артык вакыт узгач, безнең аталарыбызның, абыйларыбызның акча кенә- гәләре барлыгын, солдатларга шунда акча салынып баруы ту­рындагы яшерен мәгълүматны ачып салдылар. Хәзер шул кенәгәләрдәге акчаны да без, мирасчылар, ала алмыйбыз. Нигә бу серне ачтылар икән дә, нигә дип безнең йөрәкләребез- гә яра салдылар икән? Алар­дан чиновниклар - югарыда утыручылар үзләре файда­лансыннар иде. Миллионлап талыйлар, ришвәт алалар, те­левизордан тыңлап утыруы да оят. Ә безгә, мирас ияләренә, аталарыбызның акчаларын кайтарырга теләмиләр. Менә сиңа мә, ерып чыга алмаслык боҗра ясап куйдылар: Үзәк банк, нотариус һәм суд. Бер­се икенчесеннән, икенчесе беренчесеннән башка берни эшли алмый. Монда берни дә эшләп булмыймы? Тиеннәр бул­са да, кайтарсыннар әтиләребез акчасын. Бу уңайдан шундый фикеремне җиткерәсе килә: хәрби хезмәткәрләрнең туган­нарына дөрес һәм төгәл итеп ярдәм итәрдәй эшче депутат­лар группасы төзергә кирәк. Бездә акыллы, игелекле эшләр башкарырдай кешеләр табыл­масмы?

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: