Минзәлә
  • Рус Тат
  • Юлларда ял итү урыннары арта

    Татарстанда федераль трассалар буенда 150гә якын яңа беседкалар пәйда булды. Хәзер талчыккан юлчыларның табигать кочагында рәхәтләнеп ял итеп, тамак ялгап алу мөмкинлеге бар. Барлык беседкалар да урманчылар кулы белән ясалган. Безнең районда алар саны тагын икегә артты. Татарстанда ел саен турист-автомобильчеләр һәм ерак юлга йөрүче шоферлар өчен ял итү урыннары...

    Татарстанда федераль трассалар буенда 150гә якын яңа беседкалар пәйда булды. Хәзер талчыккан юлчыларның табигать кочагында рәхәтләнеп ял итеп, тамак ялгап алу мөмкинлеге бар. Барлык беседкалар да урманчылар кулы белән ясалган. Безнең районда алар саны тагын икегә артты.
    Татарстанда ел саен турист-автомобильчеләр һәм ерак юлга йөрүче шоферлар өчен ял итү урыннары эшләнә, ә менә соңгы ике елда урман буйларында беседкалар яңгырдан соң баш калкыткан гөмбәләр кебек үсеп чыкты. "Татарстанда 2013 нче ел Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип, игълан ителгән иде. Шуңа күрә әлеге проект олы бер әһәмияткә ия дип әйтәсе килә. "Әкият утраучыклары"ның эскизларын министрлыкка без февраль аенда ук раслаткан идек. Апрельда эшне башлап, бер ай эчендә төгәлләдек. Әлеге тукталышларда ял итеп алучылырга бер генә үтенеч - үзләре өчен тудырылган уңайлы шартларның, матурлыкларның кадерен белү, саклау һәм кеше хезмәтен бәяләү", - дип әйтә Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Марсель Ханнанов.
    Үткән елның язында М-7 автотрассасы буенча Иске Маҗынга керүче борылыштан Уфага таба бераз күтәрелгәч тавык аягында басып торучы йорт ясалды. Әлеге беседка юлчыларга гына түгел, минзәлеләр күңеленә дә хуш килде. Гаилә корган парларның бирегә килеп фотога тошеп китүләре матур традициягә әверелеп бара.
    Агымдагы елны яңа беседка Мәлкән һәм Усай авыллары янында да барлыкка килде. "Моннан үткәндә без гел шушы өй янына туктыйбыз. Ял итеп алабыз, чәй эчәбез. Кешеләр кызыксынып туктыйлар, фотога төшәләр. Мондый ял итү урыннары ясаганнары өчен зур рәхмәт", - диде безгә Мәлкән авылына керүче борылышта туктаган Евгений Иванов.
    Шуны билгеләп үтәсе килә, әлеге ял итү урыннары җирле материаллар гына кулланылып эшләнгән. Урманчылык хезмәткәрләре бу эшне һәрбер беседканың нинди дә булса үзенчәлеге булырга тиеш дигән ният белән башкарганнар. Шушындый ял итү урыннары алга таба да төзеләчәк.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: