Минзәлә
  • Рус Тат
  • Юртау - яшьләр бистәсе

    Юртауны яшьләр бистәсе дияргә була. Биредә яшәүче 400 кешенең 50 се - пенсия яшендә, 112 се - 18 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр. Солнечная урамындагы 70 нче елларда төзелгән ике катлы йорт 2010 нчы елда авария хәлендә дип табылган. Ниһаять, биредә яшәүче халыкка бәхет елмайган, янәшәдә алар өчен йорт төзелә....

    Юртауны яшьләр бистәсе дияргә була. Биредә яшәүче 400 кешенең 50 се - пенсия яшендә, 112 се - 18 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр.

    Солнечная урамындагы 70 нче елларда төзелгән ике катлы йорт 2010 нчы елда авария хәлендә дип табылган. Ниһаять, биредә яшәүче халыкка бәхет елмайган, янәшәдә алар өчен йорт төзелә. Документлар әзер, фундамент салынган, янәшәдә өелеп куелган төзелеш материаллары - эшнең башлану күрсәткече. Төзүчеләр Кукмарадан ук килгәннәр икән.

    Юртау авылы шәһәргә, М-7 трассасына бик якын булганлыктан, халыктан аеруча зур игътибар, сизгерлек сорый. Килгән-киткән, очраклы кешеләр шикләнергә җирлек тудыра.

    "Клевое" кафесының эш режимы да кәеф-сафа корырга яратучылар өчен бик кулай. Бу уңайдан район башлыгы Айдар Салахов кафеның эш режимына үзгәрешләр кертелсә, вәзгыять уңай якка үзгәрер иде дигән фикер әйтте. Участок уполномоченные Марат Галимҗанов әле бер ел гына эшли, халык белән элемтә булдырырга тырыша.

    Авылда яшьләр өчен федераль программа буенча 6 гаилә йорт салган. Узган елда тагын ике гаилә йорт төзергә теләк белдергән, яз җитүгә алар да йорт салу эшенә керешәчәк. Күпбалалы ике гаилә шәһәрдән туган авылларына кайтып, биредә төпләнергә уйлый, үзләре агрофирмада эшлиләр. Бу гаиләләрнең җир участоклары бар, аларны да шушы программага кертү зарур. Димәк, авыл үсә, яшәрә, аның киләчәге бар.

    Бу авылда да юллар проблемасы актуаль. Районның башка авылларындагы кебек үк бу проблеманы вак таш җәеп җиңеләйтергә уйлыйлар, быел авыл эчендәге ике урамга бер чакрым озынлыктагы юлга вак таш җәеләчәк. Су белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк.

    Җирлектәге "Вамин-Минзәлә" агрофирмасы 75 кешене эшле иткән (сезонлы эш вакытында алар саны күпкә арта). Агрофирма җитәкчесе Тимерхан Миргаязов үз чыгышында кайбер саннарга тукталды. Узган ел 18 мең тонна ашлык җыеп алынган, тупланган сусыл һәм тупас азык запасы өч елга җитәрлек. 5 мең тоннага якын ашлык "Татспиртпром" ААҖгә сатылган, 30 млн сумга якын суммада түләнгән акча хезмәт хакы һәм башка бурычларны түләүгә тотылган.

    Агрофирманың төп керем чыганагы - сөт. Сөтнең бәясе артып (югары категорияле - 20,20 сум), сыйфаты яхшырса да, бер сыердан алынган сөт 9 литрдан артмый. Гыйнвар аенда 7 млн тонна сөт савып алынган, бик үк зур күрсәткеч түгел, әмма 2012 нче елның шушы чорында савылган 4 млн тонна белән чагыштырганда аерма зур. 9 млн сумлык товар җитештерелсә дә, чыгымнар 10 млн сум тәшкил итә, шуның өчен Пенсия фондына, төрле дәрәҗәдәге салымнарны түләү мөмкин түгел әлегә. Терлекчеләрне биш авылдан автобус белән йөртәләр икән, бу да күпмедер дәрәҗәдә чыгымнар таләп итә. Агрофирманың алты буш корпусы бар, киләчәктә аларда үгезләр симертү юнәлешендә эш башларга уйлыйлар. Халыкның психологиясе дә үзенчәлекле, күпләр авыл хуҗалыгында эшләргә теләмичә, шәһәрдә эшләп, авылда, уңайлы шартларда яшәргә телиләр.

    "Вамин-Минзәлә" агрофирмасының үз җирләре 3300 гектар тәшкил итә. Әмма Воровский бистәсе, Коноваловка, Маҗын авылларының эшкәртелми яткан сөрү җирләре белән бергә аларга бүгенге көндә 7500 гектар җир эшкәтергә туры килә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючы халык (аеруча яшьләр өчен) өчен социаль әһәмияттәге объектлар, торак төзелеп, яшәү шартлары тагын да яхшырса, агрофирманың җитештерүчәнлеге тагын да югары булыр иде, дип йомгаклады үз чыгышын Тимерхан Муллашәехович.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: