Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

2 нче урта мәктәп активистлары Бөтенроссия акцияләре кысаларында Минзәлә һәм Кучканка ярларын чистарттылар

Педагогика көллияте студентлары, Экология министрлыгы вәкилләре дә катнашты.

2 нче урта мәктәп «Экология» милли проекты «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында үткәрелүче сулыклар ярларын чүп — чардан чистарту буенча «Россия суы» («Яхшы эшләр яры») бөтенроссия акциясенә кушылды. 

"Эко-тайм" экологик хәрәкәте активистлары һәм Минзәлә педагогика көллияте студентлары Минзәлә елгасының яр буе территориясендә чираттагы акциягә җыелды, бик бердәм һәм тату эшләде. Катлаулы бурыч белән Алар территорияне вак-төяк чүп-чардан чистатру буенча бик актив эшләделәр. 

Шулай ук "Яшел Россия" бөтенроссия өмәсе һәм "Чиста су" Бөтенроссия акциясе кысаларында, 2нче урта мәктәпнең экологик хәрәкәте активистлары, ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Кучканка буасының яр буе территориясен чистартуда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X