Минзәлә
  • Рус Тат
  • 57 мең тоннадан артык ашлык суктырып алдык

    Районыбызда 31нче июльгә 57132 тонна ашлык җыеп алынган да инде.

    Шул ук вакытта Минзәлә игенчеләре бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның барлык мәйданның 65 процентында сугарга өлгергән. Шулай итеп 31 нче июльгә район буенча уртача уңыш 17,9 центнер тәшкил итте. Районыбыз тулаем ашлык җыемы буенча республикада өченче урынны били. “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре 3294 гектарда игеннәрне җыеп алдылар һәм районда уракны иң беренчеләрдән булып тәмамладылар.   “Август”-Минзәлә ОСПсы-88,  “Калморза” хуҗалыгы-79, “Туган як” агрофирмасы 82 процентта игеннәр суктырып алынды. ткКичә районыбыз кырларында 64 комбайн эшләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: