700 граммнан артык үсеш алганнар

Андыйларны чын күңеленнән эшкә бирелгән, диләр. Алар тормышның бар ямен, матурлыгын хезмәттә күрәләр. Җәмәк авылы егете Нургали Гыйлаҗев та яшәүнең асылын туган җирендә, хезмәттә тапкан. Бар гомерен терлекчелеккә, ягъни атлар карауга багышлаган әтисе һәм әнисенә булышып үскән егет мәктәпне тәмамлауга, хезмәт юлын хуҗалыкта атлар караудан башлый, аннары шоферлыкка укый. Ил...
Андыйларны чын күңеленнән эшкә бирелгән, диләр. Алар тормышның бар ямен, матурлыгын хезмәттә күрәләр. Җәмәк авылы егете Нургали Гыйлаҗев та яшәүнең асылын туган җирендә, хезмәттә тапкан.
Бар гомерен терлекчелеккә, ягъни атлар карауга багышлаган әтисе һәм әнисенә булышып үскән егет мәктәпне тәмамлауга, хезмәт юлын хуҗалыкта атлар караудан башлый, аннары шоферлыкка укый. Ил алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң берара Минзәлә МУРБсында вышка монтажлаучы булып биш елдан артык эшләп ала. Нургалины туган ягы барыбер үз туган авылына тартып кайтара, терлекчелектә эшли башлый, атлар карый, сыерларга печән,салам кертә. 2007 елдан башлап Рәйханә Галиуллина белән бергә яшь бозаулар карарга алына. Рәйханәнәдә шушы авылныкы, ул да авылда калып хуҗалыкта төрле эшләр башкара, ферма учет эшен алып бара, лаборант була, ясалма орлыкландыру технологы булып та эшләп ала. Хәзер менә 7 ел инде Нургали белән бергә яшь бозауларны яшь бала караган кебек тәрбияли. Мал җанлы эшсөярләр карамагында бүгенге көндә 97 баш бозау исәпләнә. Февраль аенда алар һәр бозаудан 700 граммнан артык үсеш алганнар. Рәйханә ханым яшь бозауларга сөт эчертсә,ә Нургали әфәнде бозауларга печән, салам, сенаж кертә. Малларның асларын кул белән чистартып, тиресен тиреслеккә илтә. Бу ике уңган бозау караучы булсын дип йөриләр, чөнки терлекчелек хуҗалыкның төп керем чыганагы бит.
Бу булдыклы бозау караучылар икесе дә сыер малларын гына түгел, атлар да ярата алар. Кечкенәдән Нургали атларны үзе өйрәтеп, алар белән сабантуйларда да катнашканын күргәнем бар. Башта бу буй җитмәслек кебек хыял тоелса да, максатына ирешергә яраткан егет туктап калмый. Әле ул армия сафларыннан кайткач та ат өстендә байтак еллар чабып йөрде. Сабантуйлар ул иярләгән атлар призлы урыннарны алды. Узган елгы сабантуйда да ул өйрәткән ат икенче урынны яулады. Сабантуйда Рәйханәнең Нургали тәрбияләгән ат ярышканда ничек итеп җан атканын күрсәгез, шаккатырсың. Ул үз өендә дә хәзерге вакытта биш баш ат тота, шуларның өчесен быелгы сабантуйга ярышка әзерлим, ди . Тик менә атка атланып чабарга яшь малайлар гына табып булмый икән бит. Бу ике уңган бозау караучы үзләренең хуҗалыкларында аттан башка 50 баш сарык, 7 баш үгез һәм ике баш савым сыеры тоталар. Сарыкны алдагы елга 100 башка җиткерергә уйлыйлар. Алар авылда зур йорт җиткереп кергәннәр, өйдә суы, газы кергән, суы чыккан,шәһәрчә бик рәхәтләнеп яшибез, ди алар. Әйе эшләгән кеше кайда да рәхәт яши тик менә сәламәтлектән генә аермасын икән бит. Әле бу арада Нургали әфәнде сырхаулап киткән булган, больничныйда булса да үзенең бозаулары янына эшләргә төшкән, эшләми дә булмый бозауларымны сагынып кайттым, ди ул.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 17:23“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 2022 ел, 12 август саны анонсы Эт чемпион булырмы, әллә сукбаймы – барысы да аның хуҗасыннан тора. Токымлы этләр асраучылар турында газетаның 4 битендә укыгыз.9000
-
7 август 2022 - 09:13"Самолёт бозлана башлады": Минзәлә районында туып-үскән Рамил Гаязов күктә очканда килеп чыккан иң штаттан тыш хәл турында сөйләде Якташыбыз Рамил Гаязов - Яр Чаллы шәһәренең "Свободное небо" дельтаклубы җитәкчесе турында, 2022 елның 5 августында чыккан "Минзәлә"- "Мензеля" газетасында укыгыз.30900
-
5 август 2022 - 10:10"Минзәлә"- "Мензеля" газетасының 2022 елның 5 августы саны анонсы Үз практикасында Минзәлә район үзәк хастаханәсе хирургларына төрле очраклар белән очрашырга туры килә. Аларның уникаль операцияләре турында 1-2 биттә укыгыз.40700
-
28 июль 2022 - 16:24"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 29 июль 2022 ел саны анонсы Быел “Минзәлә” газетасының 105 еллыгын бәйрәм итәбез. Шул ук вакытта якташ һәвәскәр тарихчыбыз Геннадий Семенов газета чыга башлау 1887 елга барып тоташа дип фаразлый. Бу хакта 5 биттә укыгыз.42200
-
26 июль 2022 - 15:13Ак Барс Банк ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча 10% күләмендә кешбэк күчерәчәк Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен зур күләмле акцияне дәвам иттерә – барлык сатып алуларга 10% кешбэк.36000
-
25 июль 2022 - 16:14“Заиковский” хуҗалыгы тагы бер тракторга баеды “Заиковский” хуҗалыгы ел саен авыл хуҗалыгы техникаларын яңартып тора.47801
-
22 июль 2022 - 10:32"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 22 июль 2022 ел саны анонсы Район башкарма комитеты үзмәшгульләр һәм кече, урта бизнес вәкилләре белән нинди эшчәнлек алып бара? Бу хакта 1 биттә укыгыз.42800
-
14 июль 2022 - 15:32“Минзәлә”-“Мензеля” газетасы 15 июль 2022 ел саны анонсы Түбән Юшады авылында зурлап Ивану (Иван Купала) бәйрәме үткәрелде. Бу хакта 1 нче биттә укыгыз.50800
-
7 июль 2022 - 15:31“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 8 июль, 2022 ел саны анонсы Николаевка авыл җирлегендә 145 буйдак. "Бәлки, аларга кәләшләре шәһәре Ивановога барырга кирәктер", дигән сорауны бирә мәкаләнең авторы Дилфас Галиев. Бу хакта – 8 биттә укыгыз.53200
-
6 июль 2022 - 14:35Менә ичмасам җиләге дә җиләге! Гөлсинә һәм Сәгыйрь Билаловлар көн саен үз участогыннан 75-80 граммлык җиләк җыялар.58400
-
6 июль 2022 - 08:16Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен киң колачлы акцияне башлап җибәрә: сәүдә үзәгендә иң отышлыларның берсе – Aurum картасы белән барлык сатып алуларга 10% кешбэк. Арттырылган кэшбэкны сумнарда сәүдә-сервис оешмаларында теләсә нинди товар һәм хезмәткә түләгән өчен 3 ай дәвамында алырга мөмкин.46200
-
11 август 2022 - 19:15"Август" компаниясенең Минзәлә ОСП бүлекчәсендә августа һәр көн алтын бәясендә
-
9 август 2022 - 15:28Иркәнәш авыл җирлеге тракторы юл кырларын чаба
-
Карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Минзәлә патшалар гына йөри торган карета ясала башлады.Кайсы осталар ясый аны? Ул карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Сездән тәкъдимнәр көтәбез!
-
12 июль 2022 - 10:19
-
12 август 2022 - 13:53ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Минзәлә районында төзекләндерелгән Югары Тәкермән мәктәбен карадыБыел Югары Тәкермән мәктәбендәге төзелеш эшләренең икенче этабы “Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.3000
-
12 август 2022 - 09:11Яңа юлда төп эшләр киләсе елда башланачакӘ хәзер ныклап торып әзерлек эшләре алып барыла.5400
-
12 июль 2021 - 16:08Минзәлә районының “Заиковский” хуҗалыгына савымчылар кирәк. Айлык хезмәт хакы 50 меңнән 70 мең сумга кадәр җитә81500
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)169600
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64238500
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.153000
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.171100
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.226200
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064221500
-
5 август 2022 - 10:39Минзәләнең танылган җырчысы Данила Новиков Мәскәүгә укырга керде “Ты – супер” телевизион шоу финалисты, Минзәләнең 1 нче урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Данила Новиков Мәскәү шәһәренә белем алачак.50400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика