Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ачык режимда эшлибез

Шәһәрдәге очрашуларның беренчесе 2 нче урта мәктәп бинасында узды. Очрашуга райондагы барлык структура вәкилләре, мәктәп укучыларының ата-аналары, шул микрорайонда яшәүчеләр чакырылган иде.

Муниципаль район башлыгы Рәсим Садыков үз чыгышында әлеге мәктәптә дәүләт программасы нигезендә капиталь ремонт ясалганнан соң аның матураеп китүен, укучыларга һәм укытучыларга уңайлыклар тудырылуын әйтте. "Үзегезне борчыган проблемалар белән иртәнге җидедә дә килә аласыз, кабул ителүгә дә язылырга мөмкин, телефонны да беләсез, - диде Рәсим Мөкәррәмович, - без халыктан качмыйбыз, ачык режимда эшлибез".
Докладчы - шәһәр башкарма комитеты җи-тәкчесе Дамир Галиев үз чыгышын узган елда бик күп дәүләт програм-маларының уңышлы эшләвеннән башлады. Аның доклады газетабызда тулысынча бастырылачак. Әлеге чыгышны шулай ук 107,3 FM ешлыгында "Минзәлә дулкыннары" радиосыннан тыңлый аласыз.
Башка еллардан аермалы буларак, быел полициянең участок уполномоченныйлары да халык алдында исәп тотты. Халык барлык чыгышларны да игътибар белән тыңлады, телдән һәм язмача (соңгысына ныграк басым ясалды) сораулар яудырды. Халыкны кызыксындырган мәсьәләләр арасында яшь белгечләрне, аерым алганда, педагогларны, полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү, дворник вазифасының ни дәрәҗәдә зарурлыгы турында, шәхси газ казаннарын эксплуатацияләүгә бәйле сораулар бар иде. Шулай ук тротуарларның кардан чистартылмавы, бала утырган автомобильләрдә махсус җайланмаларның булмавы, Бөек Ватан сугышы ветераны йортында мемориаль такта булмавы һәм башка бик күп сораулар борчый битараф булмаган шәһәрдәшләребезне. Ветеран йортына мемориаль такта куюны район башлыгы 2 нче мәктәп дирекциясенә йөкләде. Оператив хәл ителә торган проблемаларны тиз арада бетерү белән "Идарәче компания" МУП, "Чиста шәһәр" ҖЧҖ, "Коммуналь челтәрләр" ААҖ шөгыльләнәчәк. - Балалар бакчалары, мәктәпләребез, спорт заллары, мәчетләр, храмнар тулы булсын, минем теләгем шундый, - дип тәмамлады үз чыгышын район башлыгы.
Шәһәрдә социаль инфраструктура да, спорт корылмалары да көйле эшли, сайлап алу өчен бөтен мөмкинлекләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X