Минзәлә
  • Рус Тат
  • Акча күктән яумый. Моның өчен тырышырга һәм... сабыр булырга кирәк

    Уңайлы урында, шәһәр үзәгендә урнашкан «Минзәлә-информ» филиалы бинасын берничә эшмәкәр арендалый. Алар төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып баралар. Бу юлы без шәхси эшмәкәр Марат Җәләловның «Online» реклама остаханәсе эшчәнлегенә тукталдык. Быел остаханә үзенең биш еллык юбилеен билгеләп үтә.

    (Флүрә Мусина, "Минзәлә-информ")

    Реклама остаханәсе үз эшчәнлеген 2015 елда башлый. Башта хезмәтләр күрсәтү исемлеге зур булмый: фотоларны төсле һәм аклы-каралы итеп бастыру, стендлар ясау, табличкалар һәм картриджлар заправкасы. 2016 елда, билгеле бер тәҗрибә һәм үз клиентлар базасы хасил булгач, интерьер принтерын сатып алу турында уйлана башлыйлар. Чөнки заказларны үтәү өчен пленка һәм баннерны Чаллыда бастырырга туры килә. Тик бу хыялны тормышка ашыру өчен үз акчалары гына җитми, һәм яшь эшмәкәр ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фондына микрозайм алу өчен гариза бирергә була. Ләкин колач җәеп, “мә, рәхим ит”, диеп көтеп тормыйлар икән шул! «Син әле күптән түгел генә үз эшчәнлегеңне башладың, товар әйләнеше юк, заемны кире кайтару мөмкинлегең бармы?» - кебек сораулар бирәләр. Әмма озак һәм авыр сөйләшүләрдән соң, үзенең үҗәтлеге белән күпмедер сумманы алуга ирешә ул. Шул рәвешле әлеге хыялы тормышка ашырыла: үз средстволарын да өстәп, әлеге принтерны ала.

     Принтер сатып алганнан соң заказларны эшләү вакыты һәм сыйфаты арткач, табышы да арта. Ирешелгәннәрдә тукталып калмыйча, алга тагын максат куя: ел саен яңа җиһаз сатып алырга һәм хезмәт күрсәтү өлкәсен киңәйтергә. Алга таба фрезер станогы (киң материалны кисеп фрезерлау, агач материал эшкәртү һәм күләмле хәрефләр ясау өчен), кисүче плоттер, термопресс, лазер станогы (фанера, оргпыяла, акрил, ПЭТ һ.б. эшләнмәләрне кисү һәм гравировкалау өчен) сатып алына. Киләчәккә булган максаты –ультрашәмәхә белән баса торган станок сатып алырга, үз сайтын булдырырга һәм сувенир продукциясен, үз хезмәтләрен районнан һәм республикадан читтә дә танытырга нияте бар эшмәкәрнең.

    «Online» остаханәсе Минзәлә районында киң танылу алды. Сыйфатлы башкарылган эшләре өчен район башлыгының берничә мәртәбә Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Бүгенге көндә биредә төрле дизайнер хезмәтләре күрсәтелә. Бу бүлекне Ләйсән Ситдыйкова җитәкли. Ул – тугры дус һәм ярдәмче, аннан башка әлеге остаханәне күз алдына да китереп булмый. Клиентлар белән эшләүнең дә күбесе нәкъ менә аңа туры килә. Моның өчен бик зур профессионализм һәм сабырлык кирәк. Кайчакта, заказчыга, кем әйтмешли, «ак, тагын да аграк» яки тиз, сыйфатлы, матур һәм 100 сумнан да кыйммәт булмаган продукция ясарга кирәк!

    Бүгенге көндә биредә тышкы һәм эчке реклама, яктырту хәрефләре, баннерлар, наклейкалар, стендлар, фотообойлар, адреслы табличкалар, сувенирлар, визиткалар, листовкалар һ.б.лар ясатырга заказ бирергә мөмкин. Хәзер тукымага картиналар ясату популярлашты, аларны заказчы үзенә яисә якыннары һәм дусларына бүләккә дә ясата. Картиналар хәзер «Сезнең комфорт» курьер хезмәте тарафыннан актив рәвештә Яр Чаллыга һәм Казанга җибәрелә. Картриджны заправить итәргә кирәк булганда да бирегә мөрәҗәгать итәләр, яңаларын да саталар. Яңа ел якынлашкан көннәрдә бәйрәм атмосферасы үзен сиздерә: сувенирлар әзерләүгә заказлар арткан, алар нигездә, исем яздырылган төрле яңа ел уенчыклары, линейкалар, шкатулкалар, брелоклар, ключницалар, медальләр, фоторамкалар һ.б. лар.

    Форсаттан файдаланып, мактанып үтик әле: Марат Җәләлов хезмәтеннән безнең филиал коллективының да файдаланганы бар: җитәкчебез-баш мөхәррир Илдус Шаһиев биредә футболкаларга, кепкаларга үзебезнең филиалның логотибын ясатып,  шуны хезмәткәрләргә бүләк итте.

    – Заказлар бар, әмма минем бәяләрем югары түгел, – ди эшмәкәр Марат Фәнисович. Безнең төп заказчыларыбыз – предприятиеләр һәм оешмалар (район хакимияте, уку йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл җирлекләре). Заказчылар хәтта Чаллы, Казан һәм күрше районнардан да бар икән.

     Еллык эшмәкәрлек эшчәнлегенә йомгак ясап, Марат Җәләов болай диде:

    –Гомумән, әгәр минем тугры дустым, иңне иңгә куеп баручы Олег Ситдыйков булмаса югарыда тасвирланган уңышларның барысына да мин ирешә дә алмаган булыр идем. Барлык уңышларны, авырлыкларны ул минем белән бергә кичерде. Шулай ук миңа таяныч булганнары, ярдәмнәре өчен әти-әниемә – Фәнис Рафаиловичка һәм Надежда Ивановнага һәм тормыш юлдашым Гөлназга аерым рәхмәт әйтәсем килә. Өйдә ышанычлы тыл һәм барысы да әйбәт булганда, эштә дә барысы да көйле бара!

    Яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә нинди киңәшләр бирер идегез, дигән сорауга Марат Җәләлов болай дип җавап бирде:

    – Киңәшләр бирү өчен минем андый зур тәҗрибәм юк әле, бары үз фикерләремне генә әйтә алам. Хәзерге вакытта бу пандемия белән бәйле рәвештә без барыбыз да бик авыр чор кичерәбез. Төрле чикләүләр кертелү сәбәпле, кайбер эшмәкәрләр үз эшчәнлекләрен туктаттылар. Дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары җитәрлек түгел кебек тоела, дөресен әйткәндә, безнең реклама тармагын бөтенләй читләтеп уздылар. Бизнес үсеше өчен түбән процент белән кредит алу да авыр (кәгазь мәшәкате күп, вакыт кирәк һәм товар әйләнешенең дә зур булуы таләп ителә). Еш кына сәүдә нокталары буйлап рейдлар үткәрелә, санитар таләпләрнең, битлекләрнең, дезинфекция чараларының үтәлешен тикшерәләр, штрафлар салалар.

    Эшмәкәрлек эшчәнлегенә керешкәч, бик яхшы уйларга кирәк: беренчедән, кыенлыкларга каршы бара аласыңмы, сабырлыгың бармы, икенчедән, шәһәрдә җитештерелә торган продукцияңә сорау бармы, яки син күрсәтә торган хезмәт кирәкме, өченчедән, үз товарыңны кайда сатачаксың? Эшне башлар өчен, бу сорауларга җавап табарга кирәк. Эш башланганда билгеле бер көч куярга һәм чыгымнар түгәргә туры киләчәген дә онытмаска кирәк. Форс-мажорларга әзер булырга, алда торган каршылыкларны җиңеп чыгуда нык һәм тәвәккәл булырга кирәк. Башлангыч этапта пессимизм булырга мөмкин, чөнки чыгымнар керемнәргә караганда күбрәк булачак. Кыскасы, акча күктән төшми, тырышасың, көтәсең, шуннан соң гына үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрәсең.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: