Актаныш егете Минзәләгә бронза медале алып кайтты
Зәйдә Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча бөтенроссия ярышлары узды.
Әлеге турнирда Минзәлә районыннан 3 яшь көрәшче катнашты.
Илфар Сафиуллин, «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры:
— Район данын Рәмзил Бәдриев (ул әлеге ярышларда хөкемдар да булды) кул астында шөгыльләнүче Артем Зайнеев (1 нче урта мәктәп), Егор Юнзель (3 нче урта мәктәп), Рузил Мокимов (Минзәлә педагогика көллияте; чыгышы белән Актаныштан) якладылар. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Рузил Мокимов 2006-2007 елгы егетләр арасында 75 кг га кадәр авырлык үлчәмендә 3 урын яулады.
Барлыгы ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан 23 команда, якынча 220 көрәшче бил сынашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев