Минзәлә
  • Рус Тат
  • Ал кояш- күгебездә, Сабантуй бүген бездә!

    Республикабызның үткән сабантуйлар парадын Минзәлә районы тәүгеләрдән булып башлады. Бәйрәмне күтәренке кәеф, зур казанышлар белән каршы алды. Шунысы үзенчәлекле: районыбыздагы мәдәни традицияләр, хезмәт кешесенә олы ихтирам, халыклар дуслыгы бәйрәменә багышланган театральләштерелгән тамаша тулысы белән чагылыш тапты.

    Быел районыбызның игенчеләре ягы кыр эшләрен оптималь срокларда һәм яхшы сыйфат белән башкарып чыктылар. Шуңа күрә дә быелгы авыл Сабантуйлары да, район Сабантуе да искиткеч күңел күтәренкелеге белән, бик күңелле узды.

    Татар дөньясын милли бәйрәмебез Сабан туеннан башка күз алдына да китереп булмый. Иртәнге 10 сәгать тулу белән мәйданга Сабан туеның олы кунаклары- хуҗалык җитәкчеләре белән бергә районның язгы кыр эшләре алдынгылары, авыл җирлеге башлыклары,фермерлар, һәм башка алдынгылар килеп керделәр. Сабан туена җыелган халык аларны кул чабып каршы алды..Сабантуй  мәйданында -  театральләштерелгән  музыкаль күренешләр, Мәлкән, Тауасты Байлар, Татар Мөшегесе, Николаевка авылларыннан фольклор төркемнәр, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, медицина училищесы, педагогия көллияте һәм башка мәктәпләр коллективлары тагын бер кат талантларын ачып салдылар.   Сабантуйны ачып, бәйрәм әләмен күтәрү хокукын узган елгы кыр батыры Зиннур Гыйлфанов һәм узган елгы Сабантуйның   абсолют  батыры Ришат Гайнетдинов  бәйрәм әләмен күтәрү хокукына ия булдылар.   

    Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов район хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләренең уңышлы төгәлләнүе һәм халкыбызның Сабан туе бәйрәме белән тәбрикләде. Казаннан килгән олы кунак  Җирле үзидарәнең Бөтенроссия Советы рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5нче чакырылыш депутаты Альберт Хабибуллин Сабан туенда катнашучыларга Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның минзәләлеләргә җибәргән котлау сүзен җиткерде һәм бәйрәм белән ихластан котлады.Сабан туе язгы кыр эшләре алдынгыларын бүләкләү белән башланып китте. быелгы кыр батыры  Калморза хуҗалыгы механизаторы Айдар Насыйров  кыр батыры дип танылды, быелгы басу эшләрендә беренче урынны яулаган Айдарның иңенә, “ Кыр батыры”  тасмасы салынды, аңа  район башлыгы Айдар Салахов Рәхмәт хаты, зур тәкә һәм акчалата бүләк тапшырды Аннан Айдар Салахов иң башта язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән башкарып чыккан  игенчеләргә, механизаторларга, җитәкчеләргә  терлекчелектә зур уңышка ирешкән сыер саву операторлары, терлекчеләр һәм бозау караучылар, фермерлар, авыл хуҗалыгында  аеруча хезмәт күрсәткән  хезмәтчәннәр  һәм шәһәр оешмалары алдынгылары бүләкләнделәр(алар барысы 100дән артык)  район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата  бүләк тапшырды.   Язгы кыр эшләрен үткәрүдә зур ярдәм күрсәткәннәре, авылларны төзекләндерү буенча нәтиҗәле эшләгәннәре өчен берничә авыл җирлеге башлыгына   район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр, азык-төлек тутырылган зур тартма бирелде.  Авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлаганнан соң кунаклар мәйдан тирәли урнашкан милли аш-сулы, кунакчыл рус, татар, мари, чуваш һәм керәшен өйләрендә булып, аларның ризыкларын татып, танышып чыктылар. Кунаклар ат ярышларын, төрле спорт уеннарын, уен-атракционнарны яратып карадылар.

     Сабантуй мәйданында төрле спорт ярышлары уздырылды. Бу ярышларда  яшьләр белән бергә урта яшьтәгеләр дә актив катнаштылар. Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре дә тапшырылды.  

    Район җирлегендә спорт белән шөгыльләнү өчен спорт объектлары җитәрлек. Шәһәребездә “Юбилейный”спорт комплексы, “Юность” боз сарае, “Олимп” теннис үзәге һәм районыбыз авыллары мәктәпләрендә спорт заллары, авыл үзәкләрендә саф һавада спорт мәйданчыклары эшләп килә. Районыбыз җирлегендә генә дә төрле спорт төрләре белән  4 меңгә якын кеше шөгыльләнә.

    Елдагыча, сәүдә нокталары гөрләп эшләп торды. Халык Сабантуйның төп уеннары-колгага менү,капчык киеп йөгерү,катыктан акча эзләү, капчык белән сугышу, аркан тартышу, теннис, волейбол уйнау һәм башка уеннарда бик теләп катнашты.Моннан тыш, сабантуйда традицион уеннар һәм спорт ярышлары үткәрелде: төрле дистанциягә йөгерү, озынлыкка сикерү, армреслинг, гер күтәрү, таяк һәм аркан тартышу, шахмат. Җитезләр, кыюлар җиңүгә ирештеләр.

    Татарча көрәш-теләсә кайсы Сабантуй тамашасының иң төп бәйгесе. Сабантуйга килүчеләр татар-башкорт милли көрәшен кызыксынып күзәттеләр. Сабантуйда милли көрәштә яшүсмерләр  арасында Хуҗамәт авылыннан Айнур Гарипов, ә абсолют батыр булып Ранис Гыйлаҗетдинов калды.   

    Хуҗасы әмерен үтәп, атларның каршылыклар аша җиңел генә үтүе,ике тәгәрмәчле җиңел арбага җигелеп беренчелек өчен җан-фәрманга узышуы сабантуйга килүчеләрне битараф калдырмады.Бабайларыбыздан калган ат чабышы бүгендә халкыбызның иң яраткан бәйгесе. Ат чабышлары берничә төрдә үткәрелде.

    Юртаклар бәйгесендә 6 ат, чабышкы атлар арасында 8 ат һәм эшче атлар арасында 6 ат катнашты. 

    Сабантуйның мәдәни программасы  гаять бай иде, үзешчән сәнгать осталары чыгышларын исә быел Алсу һәм Азат Фазлыевларның концерты баетты.

    Сабантуйда яше-карты рәхәтләнеп ял итте; ат чабышлары, милли көрәш карады, төрле кызыклы уеннарда катнашты, истәлеккә матур бүләкләр һәм якты тэссоратлар алып кайтып китте. Уен-көлке, җыр-моң Урман чишмәсе янындагы сабантуй мәйданында кичкә кадәр яңгырап торды. Аек бәйрәм гаҗәеп күңелле, шәп үтте!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: