Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алдынгы минзәләлеләр 50 шәр мең сум акча белән бүләкләнделәр

Фәрид Мөхәмәтшин республикабызның "Иң яхшы гаилә терлекчелеге фермасы" номинациясендә Тулбай авылыннан Илгиз Загиев, Иске Маҗын авылыннан Андрей Клещевников, "Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык" номинациясендә Воровскийда терлекләр асраучы Фәнис Зиннуровны бүләкләде һәм аларның өчесенә дә 50 шәр мең сум күләмендә акчалата приз тапшырылды. Узган атнада Алабуга шәһәрендә авыл халкының һәм кече...

Фәрид Мөхәмәтшин республикабызның "Иң яхшы гаилә терлекчелеге фермасы" номинациясендә Тулбай авылыннан Илгиз Загиев, Иске Маҗын авылыннан Андрей Клещевников, "Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык" номинациясендә Воровскийда терлекләр асраучы Фәнис Зиннуровны бүләкләде һәм аларның өчесенә дә 50 шәр мең сум күләмендә акчалата приз тапшырылды.

Узган атнада Алабуга шәһәрендә авыл халкының һәм кече хуҗалыкларның эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе булып үтте. Әлеге семинар-киңәшмәне Татарстан Республикасы Дүләт Советы рәисе Фарид Мөхәмәтшин алып барды. Әлеге киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары -Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТРның муниципаль берәмлекләре Советы җитәкчесе Минсәгыйт Шакиров чыгыш ясадылар. Бу чарада 13 районның район башлыклары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар, шәхси хуҗалык башлыклары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев