Минзәлә
  • Рус Тат
  • Архитектор нәрсә белергә тиеш?

    Районның баш архитекторы Владимир Петровны кайчан карама, эшкә чумып, эскиз-проектлар, сызымнар белән утырган чагын, яисә халык җыеннарында, җәмәгатьчелек тыңлауларында чыгыш ясаганын күрәсең.

    Чынлыкта кем соң ул архитектор? Аның эше нидән гыйбарәт? Теге яки бу объект төзелешендә аның роле нинди? “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының алдагы саннарында районның баш архитекторы Владимир Петров белән интервьюда шушы хакта укый аласыз.

    Ә бүген архитекторларның һөнәри бәйрәмнәре – Бөтендөнья архитектура көне. Без дә районның архитектура бүлегендә эшләүче хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Һәр эш көнегез яңа идеяләр белән тулы булсын, аларның барысы да тормышка ашсын!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: