Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Август-Мөслим" хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә керештеләр

    Районыбызда язгы кыр эшләренә иң беренче булып “Август –Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе механизаторлары керештеләр.

     Алар барысы 501 гектарда көзге культураларны өстәмә тукландырды.  Уҗым культуралары кышны яхшы кышлаган, дип әйтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең агрономы Равил Сәйфиев.  Көзге культураларны өстәмә тукландыру УАЗ автомашинасына көйләнгән “Амазоне” ашлама тарату җайланмасында башкарыла. Бу автомашина белән Раниф Исмагыйлов идарә итә.  Басуга ашламаны КамАЗ автомашинасында Фәрит Ялалов алып килә, аңа ашлама капчыкларын Михаил Антонов төяп, бушатып тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: