Минзәлә
  • Рус Тат
  • Авыру балаларның әти-әниләрен борчыган мәсьәлә

    Беренче урта мәктәптә үткән халык җыены хакында биргән кыскача мәгълүматтан соң безгә шундый сорау-комментарий калдырганнар: “Сез, хөрмәтле редакция, халык сораулары турында нигә язмадыгыз соң? Шәһәр хакимиятенә каршы барудан куркасызмы? Авыру балаларны медицина хезмәте белән тәэмин итү буенча сорауларга җаваплар алынмады. Шулай итеп, балаларны якында гына менә дигән Кама Балалар диагностика үзәге була торып, Казанга алып барачакбыз яки алга таба да аның түләүле хезмәтеннән файдаланачакбызмы? Бу кемгә файдалы?”

    (Минзәлә, 15 гыйнвар, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина). Җыенда әлеге сорау күтәрелгән иде. Аңа район үзәк хастаханәсенең баш табибы Наил Мөбәрәкшинның  мондый җавап бирде. Сезгә шул җавапны тәкъдим итәбез:

     “Беренчедән, әлеге мөрәҗәгатьтә күтәрелгән тар белгечләр штатка әгәр җирлектә балалар саны 100 мең һәм аннан да күбрәк булган очракта гына кертелә, ә безнең районда балалар саны 5 меңнән бераз гына күбрәк. Икенчедән, олылар һәм балалар өчен мондый учреждениеләр Казан шәһәрендә урнашкан. Ә Чаллыда төзелгән дәвалау учреждениеләре төзелгән чакта ук фәкать шушы Чаллыда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү максатын күздә тотып проектлаштырылган һәм төзелгән. Кызганычка каршы, моны без, ЦРБ администрациясе уйлап чыгармаган.

    Чаллыдагы кайбер медицина учреждениеләре районара үзәк формасында эшлиләр. Әйтик, инсульт булган очракта без пациентларны 5 нче шәһәр поликлиникасына, инфаркт кичергәндә, катлаулы травмалар булганда, БСМПга җибәрәбез. Балаларга килсәк, безнең балалар хирургиясе һәм травматологиясе буенча лицензия булмау сәбәпле, пациентларга снимок ясау өчен КДМЦга җибәрәбез.

    Хат авторы шуңа таяна, янәсе, алар түләүле хезмәт алырга мәҗбүр . Мин моны һәрбер чыгышымда кабатлыйм: никтер миңа мондый мәсьәлә белән мөрәҗәгать итүче юк. Мондый факт бар икән, бу мәсьәләгә “кайнар эздән” ачыклык кертергә кирәк. Мин үзем 3 ел эшлим, шушы чорда фәкать 1-2 генә кеше мөрәҗәгать итте”.

    Редакциядән: чыннан да, проблемалар туганда бу сорауга җавап бирә алырлык җитәкчегә мөрәҗәгать итәргәдер башта!? Әгәр дә ул җавап бирергә теләмәсә, яки җавап бирерлек компетенциясе булмаса, шул вакытта безгә мөрәҗәгать итегез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: