Минзәлә
  • Рус Тат
  • Айдар Салахов “Мебелев” эшчеләре белән очрашты

    Әлеге компаниядә хәзерге вакытта 90 кеше эшли, аларның хезмәт хакы да яхшы, тиздән биредә хезмәт куючыларның саны 100 дән артып китәчәк. Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов "Мебелев" ҖЧҖ компаниясе эшчеләре белән очрашты. Монда бинаны реконструкцияләп, яңа линия булдырачаклар. Хәзер станокларны урнаштыра, көйли башлаганнар. Биредә балалар өчен күп төрдәге диваннар һәм...

    Әлеге компаниядә хәзерге вакытта 90 кеше эшли, аларның хезмәт хакы да яхшы, тиздән биредә хезмәт куючыларның саны 100 дән артып китәчәк.

    Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов "Мебелев" ҖЧҖ компаниясе эшчеләре белән очрашты. Монда бинаны реконструкцияләп, яңа линия булдырачаклар. Хәзер станокларны урнаштыра, көйли башлаганнар. Биредә балалар өчен күп төрдәге диваннар һәм башка төрле җиһазлар җитештерәләр. Айдар Салахов шәһәребездә яшь гаиләләрне, белгечләрне шәһәребездә калдыру өчен 27 фатирлы аренда торагы һәм 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелүен, 8 номерлы балалар бакчасының капиталь төзекләндерүен, паркларның яңартылуын әйтеп узды. Ул шулай ук районда кече һәм урта бизнесны актив үстерерүгә ярдәм күрсәтү тукталмаячак диде. Моның өчен районыбызда өч-дүрт җирдә сәнәгать мәйданчыклары булдыру буенча эш бара.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: