Минзәлә
  • Рус Тат
  • Аюда хәрби –кыр җыены ябылды

    Аю авылындагы Рәмзис Кагиров исемендәге төп гомумбелем бирү мәктәбе базасында хәрби-кыр җыены булып үтте.

     Чираттагы хәрби-кыр җыены 15нче мәртәбә уздырылды. Табигать шартлары да укучылар өчен уңайлы булды. Анда Минзәлә районы мәктәпләреннән (10 сыйныф укучылары) һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумыннан 45 укучы яшь сугышчы курсын үтте. Нигәдер шәһәребезнең педагогия көллияте һәм медицина училищесы студентлары бу җыенны кирәк дип тапмаганнар, алар менә өч ел рәттән хәрби-кыр җыеннарында катнашмыйлар.
    Җыенны ябу тантанасында  район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллин  катнашты, ул ата-бабаларыбызның данлы традицияләрен дәвам итәргә өндәп хәрби кыр җыенында катнашкан егетләргә илне саклау изге бурыч, моның өчен дә тырышырга кирәк дип чыгыш ясады. Биш көнгә сузылган  җыенда егетләр тактик күнегүләр,  гер күтәрү, турникта күтәрелү, 100 метрга йөгерү, калашников автоматын вакытка сүтеп-кору  буенча да нормативлар  тапшырды. Нарядта тору һәм караул хезмәте кагыйдәләрен, хәвефсезлек чараларын кулланырга өйрәнделәр. Үсмерләр атарга өйрәнү полигонында винтовкадан атып, ату күнекмәләрен үзләштерделәр.  Егетләр буш вакытларында музыка тыңладылар, шахмат-шашка, волейбол уйнап, футбол типтеләр.  
    Җыен ахырында винтовкадан ату, турникта күтәрелү, өстәл теннисы, кул көрәштерү, калашников автоматын сүтеп-җыю, шашка һәм шахматта, гер спортында призлы урыннарны алган егетләргә Мактау кәгазъләре, шулай ук тормыш иминлекләре нигезе укытучыларына да Мактау кәгазъләрен Наил Габдуллин тапшырды. 
    Аю төп гомум  белем бирү мәктәбендә хәрби-кыр җыены тиешле югарылыкта үтте. Яшь сугышчылар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, егетләр ашарга пешерүчеләрне дә мактап туя алмадылар.     
     
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: