Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аюда ветераннарны хөрмәтләделәр

Аю авылы мәдәният йортында бүген зур бәйрәм - Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медале тапшыру тантанасы узды. 

Бөек Ватан сугышына Аю авылыннан барлыгы 115 кеше киткән. Шуларның нибары 40ы гына сугыштан исән кайткан. 75 авылдашыбыз яу кырында башын салган. Исән - сау кайтканнары да авылны торгызу, сугыш китергән бөлгенлекне бетерү өчен көнне - төнгә ялгап эшләп, бакыйлыкка күчкән. Бүгенге көндә Аю авылы җирлегендә 1 сугыш ветераны, 10 тыл ветераны яши. Ветераннарның батырлыгын килер буыннарга сөйләп калдыру, исәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтү - безнең изге бурычыбыз. 
   
  Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальләрне ветераннарга Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Мирзаһит улы Галимов, Аю авыл җирлеге Советы депутатлары Нурхади Золя улы Гильфанов һәм Алексей Геннадьевич Юдин тапшырды. 
  Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хәсән Насретдин улы Гатауллин: “Сугыш афәте бүтән кабатланмасын, зур корбаннар белән яуланган бүгенге тыныч тормышның кадерен белегез! - дип авылдашларга теләкләрен җиткерде. 
  Аю авылы үзешчәннәре, мәктәп укучылары көче белән әзерләгән бәйрәм концерты күрсәтелде. Бәйрәмгә килә алмаган ветераннарга юбилей медале өйләренә барып тапшырылды.


 Аю авылы мәдәният йорты директоры Р.Н.Гильфанова
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев