Минзәлә
  • Рус Тат
  • Азат Хәмәев Минзәләдә парламент дәресе үткәрде

    Дәреснең темасы ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде

    ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хәмәев Минзәләгә визиты барышында 3 нче урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен “парламент дәресе” үткәрде.

    ТАССРның 100 еллыгына һәм республиканың Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешенә багышланган документаль фильм караганнан соң, Азат Хамаев укучылар алдында чыгыш ясады:

    - Беренче чиратта сезгә үз гаиләгезнең тарихы турында кызыксыну мөһим. Чөнки нәкъ менә гаиләләр тарихында сезнең шәһәр, район, шулай ук республика һәм тулаем ил тарихы чагыла да инде, - дип билгеләп үтте ул. - Заманча таләпләргә туры килә торган сыйфатлы белем алу, җәмгыятьтә үз урыныгызны табу һәм кешеләр файдасына лаеклы эшләү өчен мөмкин кадәр яхшырак укырга тырышыгыз.

    Депутат шулай ук укучыларның республикада һәм Минзәлә районында тормышка ашырылучы милли проектлар һәм программалар, хакимиятнең вәкиллекле һәм закон чыгару органнарына сайлану тәртибе, укып чыккан яшьләрне эшле итү һәм яшьләрдән кергән тәкъдимнәр белән эшләү хакында сорауларына җавап бирде.

    Парламент дәресендә катнашкан Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев та укучыларга мөрәҗәгать итеп:

    - Киләчәктә һөнәрле булгач, янәдән шәһәребезгә, районга әйләнеп кайтырсыз дип өметләнәбез. Яшь, квалификацияле кадрлар безнең өчен кирәк, - диде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: