Минзәлә
  • Рус Тат
  • «Балачак» балалар туплый

    Хөрмәтле ата-аналар (аларның законлы вәкилләре)!

    1 сентябрьдә шәһәребезнең матур табигатьле, яшь, перспективалы микрорайонында, Юбилейный урамында, мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен өр-яңа “Балачак” балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак.

    Бүгенге көндә яңа балалар бакчасына язылу бара.

    140 урынлык балалар бакчасы бер яшьтән җиде яшькә кадәр балаларга исәпләнгән.

    Бик нәни балалар өчен өч төркем белән. Физик һәм психик сәламәтлекне ныгыту буенча барлык шартлар тудырылган: заманча физкультура һәм музыка заллары җиһазланган, педагог-психолог кабинеты бар. Бакча яңа мебель, заманча һәм куркынычсыз җиһазлар һәм уенчыкнар белән тулысынча комплектланган. Төркем бүлмәләре җылы, якты һәм уңайлы. Балалар бакчасы бинасы заманча стильдә башкарылган, өр-яңа техника белән тәэмин ителгән.

    Яңа функциональ, җыела торган мебель балаларның яшь үзенчәлекләренә тәңгәл килә.

    Балалар бакчасы территориясендә күләгәле түбәләр һәм югары сыйфатлы материаллардан эшләнгән заманча, үзенә җәлеп итеп торучы, куркынычсыз уен җиһазлары булган уен мәйданчыклары урнашкан. Сәнгати-эстетик юнәлештәге дәресләр һәм балаларның буш вакытларын уздыру өчен иркен музыка залы бар. Танып белү-тикшеренү эшчәнлеге, экспериментлар уздыру өчен өстәмә бүлмәләр нәни тикшеренүчеләрне көтеп кала.

    Өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төркем бүлмәләрендә LEGO-конструкторлау һәм робототехника буенча дәресләр өчен барлык шартлар тудырылган. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кече яшьтән инглиз теленә дә өйрәнәчәкләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: