Минзәлә
  • Рус Тат
  • Балалар бассейн ачылуын көтәләр

    “Балаларга шөгыльләнергә бассейн кирәк, объектны конкрет кайчан эксплуатациягә тапшырырга җыенасыз? Башкарылган эшләр актына кайчан имза куелачак?” Подрядчы оешма җитәкчелегенә бу юлы бөтен җитдилеге белән шундый сораулар куелды.

    Район җитәкчелегенең шәһәрдәге мөһим социаль объектларда  барган капремонт барышын карау “Юбилейный” ДЮСШ бинасыннан башланды.

    Биредә подрядчы оешманың җаваплы вәкилләре эш барышы белән таныштырдылар. Объектны тапшыру срогы буенча җитди сөйләшү булды. 20 ноябрьгә кадәр барлык эш төгәлләнергә тиеш, диелде.

    –ТР Президенты катнашында үткәрелә торган видеоконференциядә  статистика мәгълүматларын күреп торасыз: КС-2 формасы буенча әлеге объектта эшләрнең фәкать 60 проценты тапшырылган. Минзәлә буенча бөтен статистиканы бозасыз, – диде подрядчыларга район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дмитрий Чухланцев.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: