Минзәлә
  • Рус Тат
  • Байлар халкы салкыннан курыкты

    Район үзешчәннәре концерты Түбән Тәкермән авылында аншлаг белән үтте. Тамашачылар җырчы, биючеләрне бик озак сәхнәдән җибәрмәделәр. Байлар авылындагы концертта күрше авыллардан килүчеләр булса да, бәйрәм ярым буш залда үтте.. Килгән тамашачыларга Кыш бабай бүләк тә өләште,шигырь сөйләгән балалар да буш калмады. Былтыр шундый рухтагы концертка авыл халкы агылып килгән иде,...

    Район үзешчәннәре концерты Түбән Тәкермән авылында аншлаг белән үтте.

    Тамашачылар җырчы, биючеләрне бик озак сәхнәдән җибәрмәделәр.

    Байлар авылындагы концертта күрше авыллардан килүчеләр булса да, бәйрәм ярым буш залда үтте..

    Килгән тамашачыларга Кыш бабай бүләк тә өләште,шигырь сөйләгән балалар да буш калмады.

    Былтыр шундый рухтагы концертка авыл халкы агылып килгән иде, быел Байлар авылы кешеләрен моңарчы булмаган салкыннар куркытты бугай..

    Концертка караган райондашлар искечә Яңа ел кичен концерт карап үткәрүләренә куанып таралашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: