Минзәлә
  • Рус Тат
  • Байларда эчә торган су турында кайгырталар

    Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гараева җыенда катнашучылар алдында җирлекнең 2019 елдагы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясады, агымдагы һәм алдагы елларда авылларны үстерү планнарын гамәлгә ашыру бурычлары турында сөйләде.

    (Минзәлә, 7 февраль, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина). Җирлектә 8 фермер хуҗалыгы, 7 шәхси эшмәкәр, 7 үзмәшгуль үз эшчәнлеген алып бара. Әмма 440 хуҗалыктан торган җирлек өчен бу гына аз, диелде җыенда. Дәүләт программаларында, грантларда активрак катнашырга кирәклеген билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы.

    Җыенда район башлыгы Айдар Салахов районда республика, федераль программаларның тормышка ашырылуы турында сөйләде. Яңа инвестор вәкиле – “Камский Бекон”ның генераль директоры киңәшчесе Хәйдәр Галәутдинов Минзәлә районында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең перспективага үсеше белән таныштырды.

    Узган ел Дәвек авылында үзара салымга Татарстан урамының бер өлеше салынган, калган өлеше киләсе елга дәүләт программасына кертелер дип өметләнәләр.Тауасты Байларда авыл халкы суын яратып эчә торган чишмәгә төшү көйсез дип, аны төзекләндерү тәкъдиме әйтелде. Суының сыйфатын тикшертеп, шушы юнәлештә грантта катнашып, нефтьчеләр аша хәл итеп булмасмы, дигән фикерләр яңгырады. “Чиста шәһәр” МУПка авыллардагы урам юлларын кардан чистартканда тыкрыкларны да онытмасыннар иде, дигән гозерне дә җиткерделәр. Авыл имамы Рәфкать хәзрәт авыр йөк машиналарының авыл урамнарындагы асфальт юллар торышына тискәре йогынтысына борчылуын әйтте.

    Дәвеклеләр бу юлы да эчә торган суга кагылышлы мәсьәләне күтәреп чыктылар. Башка җирлекләрдәге кебек, биредә дә су скважиналарын, башняларны теркәү, аларга лицензия алу буенча эш алып барыла. Рәүфәт ага Сафиуллин су скважинасының кайчан хуҗасы булыр, дип борчылса, Язкәр Биҗанов яңа башнялар булдыру,скважиналар казыту кирәклеген әйтте. Шуңа күрә әлеге проблеманы хәл итү юнәлеше – ул быел ук проект ясатып, “Чиста су” федераль программасында катнашу. Быел ук су башнясын, су челтәрләрен документлаштырып, махсус оешмага тапшыру – җирлек башлыгының төп бурычларының берсе булырга тиеш.

    Безнең өстәмә

    Халык җыены Тауасты Байлар мәдәният йортында узды. Фойега Бөек Җиңүнең 75 еллыгына,ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәләр оештырылган иде. Биредә район авылларында бик сирәк булган экспонатларга бай музей да эшли. Халык бик кызыксынып үзенең үткәнен барлады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: