Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Белем көнне капиталь төзекләндерүдән соң Минзәлә медицина училищесы тантаналы төстә ачылды

Медицина училищесында бүгенге көндә 300 студент белем ала.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Әлеге урта махсус уку йорты педагоглары, студентлары Белем көнен яңартылган төзек бинада бәйрәм итте. Педагогларның һәм студентларның шатлыгын уртаклашырга, аларны бәйрәм белән котларга район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Яр Чаллы буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев, район үзәк хастаханәсе баш табибы Наил Мөбаракшин да килгән иде. Район башлыгы Айдар Салахов уку йортына ачалата сертификат, ә Азат Хамаев истәлекле бүләк тапшырды. Быел Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелгән акчалар хисабына бинаның тышкы һәм эчке ягы яңартылды, территориясе төзекләндерелде. Әлеге төзелеш эшләрен башкаруда Олег Ивановның “Электроком” ҖЧҖ оешмасы эшчеләре зур көч куйды. Бәйрәм тантанасына төзүчеләр дә чакырылган иде, аларның иң тырышлары район башлыгының Рәхмәт хатына ия булды.

Медицина училищесы директоры Люция Хираҗева үз чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады.

–Студентларыбыз быел яңа уку елын искиткеч яңа, матур, төзек бинада каршы ала. Әлеге төзекләндерү эшләре  Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Айдар Салахов. депутатыбыз Азат Хамаев, ТР Сәламтлек саклау министры Марат Садыков, “Электроком” төзелеш оешмасы җитәкчесе Олег Иванов ярдәме белән тормышка ашырылды. Шушындый зур бүләк өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Чыннан да, без училище гына түгел, ә кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәк тә булып торабыз дияргә була. Бездә белем алып чыккан студентлар үз һөнәрләре буенча Татарстанның бик күп медицина учреждениеләрендә хезмәткуялар. Шул исәптән үзебезнең район үзәк хастаханәсендә дә эшкә калалар. Педагогларны, студентларны яңа уку елы белән котлыйм. Төзекләндерелгән бинага сакчыл карашта булырга, тырышып белем алырга чакырып калам.

Яңа уку елы башлануын белдереп кыңгырау чыңы яңгырагач, уку йорты директоры һәм дәрәҗәле кунаклар, кызыл лентаны кисеп, яңа бина эченә үттеләр. Алар җиһазланган кабинетлар белән таныштылар, педагоглар һәм студентлар белән аралаштылар.

Уку йортында 3 белгечлек: “Лечебное дело”, “Фармация”, “Сестренское дело” белгечлекләре буенча укытыла. Быел 1 нче курска 60 студент кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев