Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бездә дә кызыл зона барлыкка килде

Бөтен дөньяны колачлап алган COVID-19 коронавирусы чигенергә теләми әле.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, "Минзәлә-информ") Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, коронавируска бәйле рәвештә, Минзәлә район үзәк хастаханәсендә дә кызыл зона барлыкка килде: региональ госпиталь ачылды. Ул хастаханәнең терапия бүлегендә урнашкан.

Халык арасында Минзәләдә госпиталь ачылачак икән  дигән хәбәр ике атна буе йөрде. Бу мәсьәлә  буенча район үзәк хастаханәсенең баш табибы Наил Мөбәрәкшин “Минзәлә-информ” хәбәрчесенә мондый җавап бирде:

– Әйе, Минзәлә район үзәк хастаханәсендә 30 октябрь көнне 20 койка-урынга региональ госпиталь ачылды. Безгә шушы мәсьәлә буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан ачарга дигән  приказ килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев